Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

3 нче Алексеевск мәктәбендә “Язлар алып килде Тукайны” исемле әдәби – музыкаль кичә булып узды

Бүген барлык мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый. Әлеге олы бәйрәм алдыннан кайбер мәктәпләрдә уку елы тәмамлану уңаеннан хисаплар булып үтте. Узган пәнҗешәмбедә 3 нче Алексеевск мәктәбендә "Язлар алып килде Тукайны" исемле әдәби - музыкаль кичә булып узды.

Иң актив укучылар, шул исәптән балалар иҗат үзәгенә караган, мәктәпнең "Яшь журналист" иҗат берләшмәсе (җитәкчесе Роза Кутуева) әгъзалары үзләренең эшләрен йомгаклап хисап- концерт әзерләгән иделәр. Аның беренче өлеше мәктәп укучыларының сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгы уңаеннан уздырылган төрле республика, район күләмендә шигырь, нәфис сүз конкурсларында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган укучылар: Казилова Эльвина "Җәйге таң хатирәсе", Аляшев Алексей "Сагыныр вакытлар", Вәлиева Динара "Сабитның укырга өйрәнүе", Секалина Эвелина Әхмәт Фәйзинең "Тукай" романыннан өзек, Камилә Хәсәншинаның Г. Тукайның "Таян Аллага" исемле шигырьләрен укуыннан торды.

Шулай ук яшь иҗатчыларның чыгышлары да тамашачыларны битараф калдырмады, 5 нче сыйныф укучысы Мирзагалиев Айназ үзе иҗат иткән хикәясен укыды.

5 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинова Иркә әтисе белән бергә иҗат иткән Ф. Кәримнең "Ант" шигыренә ияреп язылган шигырен, 7 нче сыйныф укучысы Рузилә Хисаметдинова үзе язган шигырен тәкъдим итте.

Кичәнең икенче өлеше Җиңүнең 71 еллыгына багышланган иде. "Яшь журналист" иҗат берләшмәсендә шөгыльләнүче 4 нче сыйныф укучысы Камилә Хәсәншина "Сугыш елы баласына хат" язган, ул аны якташыбыз Йосыф абый Садыйковка адреслаган. Хат Йосыф абыйны елатты хәтта һәм ул кызчыкка үзе ясаган картинаны бүләк итте.

Нәфис сүз осталарының чыгышлары белән аралашып барган концертта Азалия Әсфәндиярованың синтезаторда Нәҗип Җиһанов көйләрен бик оста итеп уйнавы, 4 нче Алексеевск мәктәп-бакчасыннан кунакка килгән Сабина Мортазинаның матур җыры, Урта Тигәнәледән "Глория" бию төркеме кызларының дәртле биюләре һәм 1 нче Алексеевск мәктәбеннән Зәринә Хәлилованың җырлары әлеге мәктәп диварларында бик матур яңгырады. 4 нче сыйныф укучысы Адилә Мәхмүтова "Әниемә" җырын кунагыбыз, 5 бала әнисе Йолдыз Шәраповага багышлады. Классик, халык музыкасы, заманча көйләр һәм биюләр дә кергән ике сәгатькә якын дәвам иткән программаны килгән кунаклар бер тында кабул иттеләр.

Әлбәттә, бу кичәдә иң актив чыгыш ясаучылар Роза Мәгъсүм кызы җитәкләгән "Яшь журналист" иҗат берләшмәсе әгъзалары булдылар. Бәйрәмдә башкалабыздан килгән мәртәбәле кунаклар - "Гаилә һәм мәктәп" журналының бүлек мөхәррире, якташыбыз Надия Шәйхетдинова һәм барыбызга яхшы таныш шагыйрә, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Йолдыз ханым Шәрапованың катнашуы әдәбият сөючеләр, бигрәк тә, яшь журналистлар өчен зур сөенеч булды. "Чын, тере"журналистлар мәктәпкә көн саен килеп тормыйлар бит! Кунакларыбыз балаларга үзләренең бу һөнәрне ни өчен сайлаулары, мәкаләләр һәм шигырьләр язганда илһамның кайчан һәм каян килүен гаҗәеп мавыктыргыч итеп сөйләделәр, яшь журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәмгә ата-аналар, әби-бабайлар да чакырылган иде, алар исеменнән Бәдертдин Шәйхетдинов сүз алды, ул бу кичәнең искиткеч матур узуын һәм якташыбыз Йосыф абый белән якыннан танышуына сөенүен дә белдерде.

Соңыннан уку елы дәверендә мәктәпнең татар телендә узган чараларында актив катнашкан балаларга дипломнар тапшырылды.

Балалар, алда торган җәйге каникулларыгызда тынычлап исән-имин ял итеп, көч туплап яңа уку елында да бу эшләр дәвам итсен дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев