Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алексеевск китапханәчеләре Бөтенроссия китапханәчеләр көнен – китап сөючеләр бәйрәмен билгеләп үттеләр

Авыл һәм тулаем районның мәдәни тормышына үз өлешләрен керткән һәм кертүләрен дәвам иттерүче үзәкләштерелгән система китапханәчеләре актив яшәү рәвеше алып баралар. Шуңа күрә Интернет-хезмәтләрнең ашкынулы төстә үсүләренә дә карамастан, китапханәләр социаль әһәмиятле учреждениеләр булып калалар, ә аларның эшчәнлеге бүген дә яшьләрне тәрбияләү процессында һәм бөтен халыкның ялын оештыруда зур роль...

- Безнең китапханәчеләребез, һәртөрле технологияләрнең ашкынулы төстә үсүләренә дә карамастан, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ольга Бурмакина, - гыйлемлек нуры алып килүләрен дәвам иттерәләр. Алар аркасында китаплар пропагандалана, китап уку, шул исәптән гаилә белән бергәләп уку яңара. Ә инде район китапханәчеләрен шактый зур стажлы үрнәк алырлык база дип атарга мөмкин булган мисаллар байтак. Мисалга, аларның алтысына - Юеш Көрнәле, Урта Тигәнәле, Чуаш Майнасы, Урманасты Шунталысы, Кр. Баран һәм Кыркүл авыл китапханәләренә модельле авыл китапханәләре статусы бирелде. Иң яхшы авыл җирлекләре мәдәният учреждениеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә республика конкурсында Юеш Көрнәле һәм Сахаровка авыл китапханәләре акчалата грантлар алдылар. Урта Тигәнәле, Түбән Тигәнәле һәм Сахаровка китапханәләре хезмәткәрләре дә грантларга лаек булдылар. "Красный восток" филиалы, шулай ук үзәк өлкәннәр һәм балалар китапханәләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Ритэк" конкурсында җиңгәннәре өчен иң яхшы иҗат проектларын гамәлгә ашыруга дүрт акчалата грантка ия булдылар.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы өчен бу ел да бик бай эчтәлекле һәм нәтиҗәле башланды. Бары тик аның беренче биш аенда гына да һәр китапханәдә игътибарга лаек бик күп кызыклы чаралар уздырылды. Беренче чиратта, татар поэзиясе классигы Габдулла Тукайның юбилеен зурлап бәйрәм итү аның кысаларында бик югары дәрәҗәдә XVIII район сәнгатьле итеп уку осталары һәм үзешчән артистларның конкурсы оештырылды. Аны әзерләп үткәрүдә 32 катнашучыны тәкъдим иткән 27 китапханә катнашты. Мәктәп укучыларының "Уртак йортыбыз" исемле II район туган якны өйрәнү викторинасы да шул датага багышланды. Әле май аенда гына да ике зур республика конкурсы - "Әдәби герой музее" исемле балалар иҗаты конкурсы һәм "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" исемле Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының II мәдәни-белем бирү проект-конкурсының район этапларына йомгак ясалды.

Атап үтелгән конкурсларның берсендә Ялкын, Кыркүл, Лебедино, Левашево, Шәмә авыл китапханәләре һәм "Красный восток" китапханә-филиалы укучыларының эшләре иң яхшылар дип табылды.

Икенче конкурста районның башлангыч сыйныфлары укучыларыннан (алар тәмамланган уку елы дәвамында үзләренә махсус тапшырылган мәдәни көндәлекләргә чараларга, мәдәни учреҗдениеләргә, истәлекле урыннарга, респубика һәм китапханәләрнең тарихи урыннарына йөрүләрен теркәргә, шулай ук тәкъдим ителгән биремнәрне үтәргә, укылган китаплар турында язып куярга һ.б.ларны башкарырга кирәк иде) район үзәгенең икенче һәм өченче мәктәпләре укучылары җиңүчеләр дип табылдылар. Ә "Иң яхшы ата- ана" исеменә район үзәгеннән үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе Надежда Крохина лаек булды. Җиңүчеләр призлар һәм республика башкаласына "Әкият" Курчак театрына барып кайту белән бүләкләнделәр.

Шунысы үзенчәлекле, күптән түгел генә республика "Китап укучы гаилә"конкурс-фестиваленең муниципаль этабы төгәлләнде, аны үткәрүдә 28 китапханә катнашты. Анда катнашучылар Татарстан халыклары әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәттеләр.

Бу әле ел буена башкарылган эшләрнең зур булмаган бер өлеше генә. Шул рәвешчә, китапханә хезмәткәрләрен күңелсез кешеләр дип атап булмый, чөнки алар режиссёрлар да, артистлар да, оештыручылар да, туган якны өйрәнүчеләр дә, педагоглар да. Аннан да битәр, алар күп укыган, эрудицияле, киң белемле, шуның өстенә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгечләр дә. Күпкырлы эшчәнлеге белән берлектә китапханәче игелекле, әдәпле, тотнаклы да булырга тиеш, чөнки китапханәләр һәрчак күз өстендәге каш кебек: алар клуб та, музей да, күргәзмә залы да, театр сәхнәсе дә булалар. Кыскасы, кызыклы очрашулар урыны алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев