Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алексеевскида фестиваль

Алексеевскида "Фейерверг талантов", ("Талантлар фейервергы") XI яшьләр фестивале булып узды, анда 270 кә якын егет һәм кыз спортта, укуда, иҗатта һәм җәмәгать тормышында ирешкән уңышлары өчен билгеләп үтелде.

Район мәдәният йортына бөтен районыбыздан талантлы яшьләр җыелды. Район башлыгы Владимир Козонков җыелучыларга актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт әйтте, бүген залда берникадәр вакыттан соң хәзер район предприятиеләрен һәм оешмаларын җитәкләүчеләрне алмаштырачак кешеләр утырган, дип билгеләп үтте:
- Мин сезне сәламли алу мөмкинлегем булганга шатмын. Күптән түгел монда район депутатлары сессиясе булды, биредә Алексеевск районының производство җитәкчеләре, икътисад командирлары, капитаннары һәм аларның остазлары утыра. Без унберенче тапкыр бергә җыелабыз. Бу зал аша 3000 нән артык яшь һәм талантлы алексеевскилы узды. Беренче фестивальләрнең күп кенә катнашучылары инде югары уку йортларын да тәмамладылар, кемдер районга кайтты, кемдер Казанда калды. Алар арасында артистлар һәм укытучылар, галимнәр һәм уңышлы бизнесменнар, үз өлкәләрендә яхшы белгечләр бар. Сез лидерлар булып торасыз һәм сезгә эшләвегез һәм укуыгыз, ирешкән казанышларыгыз өчен рәхмәт әйтергә хакыбыз бар. Зур эш алып баручы, хәзер киләчәк уңышларга нигез салучы әйбәт остаздан башка гына уңышлы егетләр һәм кызлар, лидерлар була алмый. Барыгызга да тагын да зуррак уңышлар һәм чәчәк атуыгызны телим.


Владимир Константинович республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм призерларга рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Район башлыгы шулай ук билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты призерларын, Россиянең спорт мастерларын, район оешмалары һәм предприятиеләре арасында узган сигезенче Спартакиада җиңүчеләрен, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең иң яхшы тренерларын да билгеләп үтте. Моннан тыш, ГТО комплексы нормативларын үтәгән балаларга значоклар да тапшырды.


Бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм Вальщиков, протоиерей Павел Чурашов һәм районның башка хөрмәтле кешеләре катнашты.


Бу кичне сәхнәгә иң яхшы волейболчылар, баскетболчылар, көрәшчеләр, теннисчылар, чаңгычылар, боксчылар, бадминтончылар, мини-лапта уйнаучылар күтәрелде. Иҗат белән шөгыльләнүчеләр: музыкантлар, биючеләр, рәссамнар, актерлар, балалар сәнгать мәктәбе җырчылары һәм район мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары да бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы яшьләр оешмалары лидерларына һәм аграр колледж активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.


Талантлы яшьләрне бүләкләү районның яшь артистлары концерты белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев