Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балалар рәсем ясый

Алексеевск районында 15 майдан 31 июльгә кадәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Бөек Җиңү» дигән балалар рәсеме конкурсының беренче этабы узды.

Конкурсны оештыручы ТР ДОСААФы. Конкурста яшь якташларыбыз: Родион Осянин (6 яшь), Самир Хәлиуллин (6 яшь), Аделина Шәйхетдинова (10 яшь) җиңүче дип табылды. Беренче дәрәҗә диплом белән Дарья Авдеева (13 яшь) бүләкләнде, икенче дәрәҗә дипломга - Елизавета Тюрина (12 яшь) ия булды, өченче дәрәҗә диплом - Анастасия Тимофеевага (12 яшь) тапшырылды.

8 августта Казанда Физкультурачылар көненә багышланган чара узды, анда «Балалар күзлегеннән ГТО» республика балалар рәсеме конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Зирекле мәктәбе укучылары Елизавета Панкратова һәм Лев Евланов төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булды. Балалар грамоталар һәм ГТО символикасы төшерелгән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X