Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Без яраткан Туфан

Урманасты Шунталысы авылы китапханәсендә даими төстә төрле чаралар үткәрелеп тора. Бөек Ватан сугышында ятып калган якташлары истәлегенә булсынмы, күренекле шәхесләргә каратамы. Шулай булмый, Дилә апа нечкә күңелле, иҗатны аңлый торган хезмәткәр бит ул. Менә бу юлы да Туфан ага Миңнуллинның якты истәлегенә багышлап авылдашлары белән матур чара үткәргәннәр. Дилә апа...

- Күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы булган Туфан Миңнуллин исеме үзен татар диеп санаган һәр кешегә яхшы таныш. Ни кызганыч, бүген ул безнең арада юк. Туфан абый бай һәм мәгънәле тормыш юлы үткән шәхес. Аның күпкырлы иҗаты, тирән эчтәлекле һәм халкыбыз язмышы өчен әрнеп язылган пьесалары, үлемсез Әлмәндәре һәм дистәләгән китаплары халкыбыз мирасын баетты. Ул халкыбызны борчыган бөтен мәсьәләләрне күңеле аша үткәрде, гади халыкның тормыш-көнкүреше мәсьәләләре дә сыйды аның йөрәгенә. Татар халкына бүләк булып аның искиткеч бай мирасы, тирән фикерләре калды. Без аларны кадерләп сакларга, үзебездән соң килгән буыннарга тапшырырга тиеш.

Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын яктырту, әсәрләрен өйрәнү-барлау максатыннан, китап яратучыларга алар белән берлектә "Без яраткан Туфан" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрү теләгемне җиткердем. Китап укучыларымның теләктәшлек белдереп: "Без Туфанны яратабыз, бик теләп киләчәкбез" - дигән сүзләре күңелгә сары май булып ятты. Нәкъ 25 август көненә -Туфан аганың туган көнендә билгеләп үтү өчен, әдәби кичә үткәреләсе көн килеп тә җитте. Китап укучыларны Туфан Миңнуллин иҗаты белән танышырга чакырып китап күргәзмәсе каршы алды. 2014 елда Туфан аганың исемен мәңгеләштерү максатыннан хөкүмәтебез тарафыннан аның турында истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр белән бик кадерле китап басылды. Шуннан файдаланып, әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында тормыш иптәше Нәҗибә апа Сафина, кызы Әлфия истәлекләре, күренекле шәхесләрнең аңа карата булган хөрмәте, танылган шагыйрьләрнең аны зурлап иҗат иткән шигырьләре кичәбез барышында укучыларны таныштыру өчен кулланылды.

Шуннан соң үзебезнең арада Туфан ага белән Изге Болгар җирләрендә якыннан очрашып, күреп сөйләшкән мизгелләрне искә төшерүләр, Халидә апа Мөбәрәкшинаның халык яклаучысы белән үзен борчыган мәсьәләләр буенча хатлар алышканын сөйләве, аның игътибарлы, кешелекле булуына соклануын белдерде. Ә күбебез зәңгәр экраннар аша күргән Туфан белән горурлануын хөрмәт белән искә алды. Аны юксыну дәвам итә... Әле һаман безнең арада юклыгы белән килешеп булмый, сагындыра Туфан ага. Әдәби кичәнең икенче өлешен - драматург буларак Туфан Миңнуллин иҗат иткән сәхнә әсәрләре буенча, Туфан әсәрләрен ни дәрәҗәдә беләбез соң?" - дигән сораулардан башлап җибәрдек. Әсәрдән өзекләр уку - кем тизрәк һәм дөрес җавап бирә, шулай ук әсәрләрнең тематик яктан бүленешен билгеләү, аерып алынган сәхнә әсәрләрендәге төп геройларны әйтеп бирү, башка язучы-драматургларның әсәрләре арасыннан Туфан әсәрләрен аерып бирү һ.б. сорауларга җавапларны китап укучы дуслар бик рәхәтләнеп башкарып чыктылар. Кичәбез ахыры моңсу комедия булган "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәренә аерым тукталыш ясап, фикер алышулар белән барды. Өч сәгатькә сузылган кичә тәмам. Туфан аганың рухы гел шатланып торсын өчен догаларыбызны ирештереп таралыр вакыт җитте.

Татар яшәгәндә халык мәхәббәтен яулаган Туфан яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев