Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөтен ишегалды белән гаилә бәйрәме

Алексеевскилылар Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнен урамда концерт белән билгеләп үттеләр.

Чараны оештыручылар, Ветераннар советы һәм мәдәният бүлеге Набережная урамындагы 11 һәм 13нче йортларда яшәүчеләр өчен күңелле мәдәни программа әзерләделәр. Үзешчәннәр башкаруындагы җырлар тамашачыларны үз урыннарыннан торып биергә чакырды. Өстәвенә, өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, балалар да биеделәр. Артистларны чыгышлары өчен берничә тапкыр көчле алкышларга күмделәр. Бигрәк тә «Лялечка» шаян җырын башкарган кечкенә кызчык Алена Фурасова бөтен кешене дә сөендерде. Кичәне алып баручы Анна Левшина әлеге чагыштырмача яңа бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, ул да тамашачыларга бик кызыклы булды. Ә ветераннар советы рәисе Елена Макарихина мондый бәйрәмнәр аркасында күршеләр тагын да дусрак һәм бердәмрәк була дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев