Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Татар мәдәнияте маягы” исемле сәнгатьле уку осталары конкурсы булды

Районда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Татар мәдәнияте маягы" исемле сәнгатьле уку осталары конкурсы булды. Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелә торган конкурс укуларын үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды. Алар өч номинациядә узды.

Беренче номинациядә жюри "Тукайны олылау" исемле үзе язган шигыре өчен %Урманасты Шунталысыннан Рабига Ишниязованы җиңүче дип тапты. Икенче номинациядә Ромоданнан Габдулла Тукайның "Яңгыр һәм кояш" шигырен укыган Ульяна Иванова иң яхшы шигырь укучы булды. Ә район үзәгенең беренче мәктәбе укучысы Дарья Постникова "Казан һәм Казан арты" шигыре белән лаеклы төстә өченче номинациядә бәяләнде.

Тукай укуларында катнашучылар арасында жюри әгъзалары тагын өч уңышлы чыгыш ясаган конкурсантлар: Ялкыннан "Карлыгач" шигырен укыган Вика Гайванюкны, Югары Тат.Майнадан "Туган тел" җырын башкарган һәм "Тукай турында уйланулар" шигырен укыган Ксения Хәбибуллинаны һәм Тукайның "Онытылмас заман" шигырен сөйләгән Алексей Аляшевны да аерып күрсәттеләр. Моннан тыш, шигъри әсәрләрне уңышлы башкарган өчен тагын берничә конкурсант билгеләп үтелде. Болар - Сахаровка мәктәбе педагогы Марина Корнилова, Зирекле мәктәбе укучысы Дарья Фадеева, Родники мәктәбе укучысы Елена Сапожникова һәм Кр.Баран мәктәбе укучысы Валерия Зайцева. Алар шул рәвешчә, 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннарны алдылар.

Урманасты Шунталысы китапханәчесе Дилә Нургатина, Сахаровкадан китапханәче Ирина Зимина, Шәмәдән китапханәче Людмила Миронова, Коры Көрнәледән китапханәче Рушания Галимова һәм Түбән Тигәнәле кешесе Гөлүсә Сибатованың йөрәктән чыккан чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев