Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гомәр Хәйям

Робагыйлар Берәү аңламас розаларның хуш исен дә. Икенчесе әче үләннән бал табар. Кемгәдер тиеннәр бирсәң, гомер онытмас. Кемдер гомереңне бирсәң дә җан атмас. *** Матур булу - матур булып туу түгел, Матурлыкка була өйрәнеп. Җаны белән матур була ала Кеше - Шушы түгелме соң гүзәллек? Җаны белән түбән булган кеше,...

Робагыйлар

Берәү аңламас розаларның хуш исен дә.

Икенчесе әче үләннән бал табар.

Кемгәдер тиеннәр бирсәң, гомер онытмас.

Кемдер гомереңне бирсәң дә җан атмас.

***

Матур булу - матур булып туу түгел,

Матурлыкка була өйрәнеп.

Җаны белән матур була ала Кеше -

Шушы түгелме соң гүзәллек?

Җаны белән түбән булган кеше,

Борынын тик өскә чөя.

Һәм борыны белән тартыла

Җаны үсмәгән якка.

***

Тормыштан кыйналган кеше зурыракка ирешә.

Потлап тоз ашаган гына балны бәяли белә.

Яшь түккән кеше генә көләдер чын күңелдән,

Ә кем үлеп караган, ул яшәү тәмен белә!

Карап тора икәү бер үк тәрәзәгә,

Берсе күрде яңгыр, соры көзне.

Икенчесе яфрактагы яшел "таҗ"ны,

Язны, зәңгәрләрдән-зәңгәр күкне.

Бер үк тәрәзәгә баккан ике кеше.

Без шатлык чыганагы - һәм хәсрәтле мәгъдән учагы.

Без әдәпсезлек урыны -һәм саф чишмә дә.

Кеше гүя көзгеләр дөньясында - ул күпкырлы.

Ул түбән дә - ул үлчәмсез Бөек тә.

***

Еш кына ялгышып, тормышта югалтабыз кадерлебезне.

Якыныбыздан качабыз ярар өчен кайчак башкага.

Күккә чөябез безгә тормаганны, хыянәт итәбез тугрыга

Рәнҗетәбез сөйгәнебезне, үзебез үк гафу көтәбез.

Беркайчан әйләнеп кайтмабыз без фани дөньяга,

Мәңге очрашмабыз дуслар белән өстәл янында.

Тотып ал син очып барган һәрбер мизгелне.

Саклап калу мөмкин түгел аны беркайчан да.

Б.Шәйхетдин тәрҗемәләре. Июль,2015 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев