Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гореф-гадәтләр төрле, бәйрәмнәр уртак

Беренче августта Казан шәһәрендә республика Сабантуе булып узды, анда безнең район "Рус авылы" экспозициясен тәкъдим итте.

Әлеге гүзәл авылны карарга казанлылар, республикабыз кешеләре, шул көннәрдә Татарстан башкаласында узучы Су төрләре буенча дөнья чемпионаты катнашучылары һәм кунаклар килде.

"Рус авылы"нда сабан бәйрәме кунаклары борынгылыкка кайтып туку, тимерчелек һәм чүлмәк ясау серләренә төшенделәр, шулай ук төрле спорт уеннарында катнашып, безнең үзешчән сәнгать артистлары әзерләгән концертны карап ял итә алдылар.

Мондый бәйрәмнәр безгә үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмаска ярдәм итә. Тагын шундый бәйрәмнәрнең берсе Милли кухня көннәре конкурсы булды. Аны район башкарма комитетының икътисад бүлеге оештыра. Беренчеләрдән булып, конкурс комиссиясен Биләр мәктәбе каршы алды, анда фойеда зур өстәл әзерләнгән иде һәм ул сый-хөрмәттән сыгылып торды. Ә Лебедино мәктәбе татар халык кухнясын тәкъдим итте, анда Гөлзада ханым Яһудина пешергән кыстыбый барлык комиссия әгъзаларына бик ошады. Беренче мәктәптә Ольга Романченконың үзе генә белгән рецепты буенча пешерелгән тары боткасын әле беркемнең дә, бер кайда да авыз иткәне юктыр. Барлык учреждениеләр дә бик яхшы әзерләнүгә карамастан һәр конкурста җиңүчеләр булырга тиеш. Жюри әгъзалары фикеренчә, өченче урында Юеш Көрнәле мәктәбе булды. Биредә укучыларның ата-аналары үзбәк кухнясын әзерләгәннәр, анда өстәл түрендә пылау иде. Икенче урында Урта Тигәнәле урта мәктәбе, алар әзерләгән каклаган каз һәм бавырсак татар халкының эшкә уңганлыгын күрсәтеп торды. Ә беренче урынга лаек булган аграр колледж Троица бәйрәмен театральләштергән. Җиңүчеләр барысы да дипломнар һәм акчалата бүләкләнделәр. Ә йөзләгән яшь буын үзләренең милли ризыкларын искә төшерде, һәм аларны әзерләүне дәвам иттерүне максат итеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев