Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гүзәллеккә чикләр юк!

Ел саен район мәдәният йортында "Нәни туташ - Алексеевск районы" исемле гүзәллек һәм талантлар балалар конкурсының финалы уза, аны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән мәдәният бүлеге оештыра. Быел район мәдәният йорты сәхнәсендә җиңүче таҗы өчен 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге 16 нәни чибәр ярышты.

Конкурста катнашучыларның һәркайсы традиция буенча "визит карточка"сын тәкъдим итте һәм үзенең сәләтен күрсәтте. Кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Конкурсантларның берсе хәтта фокуслар да күрсәтте. Соңгы турда нәни принцессалар үзләренең бал күлмәкләрен күрсәттеләр.


Нәтиҗәдә жюри әгъзалары "Нәни туташ - Алексеевск районы" таҗын Урта Тигәнәледән унике яшьлек Регина Шиһамовага бирергә карар итте. Район үзәгеннән ун яшьлек Анастасия Егорова - "Нәни туташ - Алексеевск", Савинск бистәсеннән сигез яшьлек Ульяна Иванова - "Беренче принцесса" һәм Биләрдән унбер яшьлек Динара Шакирова "Икенче принцесса" булды. Конкурс финалында бер генә кыз да бүләксез калмады. Бөтен кызлар да төрле махсус номинацияләр - "Очарование", "Матурым", "Улыбка", "Нежность", "Надежда", "Солнышко", "Звездочка", "Весна", "Актриса", "Талант", "Умница", "Золотой голос" номинацияләрендә билгеләп үтелделәр. Һәр катнашучы, диплом һәм диадемадан тыш, тагын бүләкләр дә алды.


Чара тәмамлангач, мин Регина Шиһамова һәм аның әнисе Люция Рәис кызы белән сөйләштем:
- Бу бәйгегә Регина бик җиңел әзерләнде, - ди Люция ханым. - Ул кечкенә чагыннан ук бию төркеменә йөри һәм барлык концертларда да бик теләп һәм яратып катнаша. Шуңа күрә аңа бу конкурста катнашырга да авыр булмады. Дөрес, ул башланганчы кызым бик дулкынланды: сүзләрне онытмыйча, ничек матур итеп чыгыш ясау турында гына уйлады. Ләкин, бәхеткә, кызыбыз үзен бик әйбәт яктан күрсәтә алды, һәм бу безгә бик ошады.


- Конкурста миңа катнашырга булышкан кешеләр аркасында, - ди рәхмәт хисләре белән Регина, - мин анда уңышлы чыгыш ясый алдым. Мондый нәтиҗәгә ирешермен, дип уйламаган да идем, чөнки бөтен кызлар да бик матур һәм җитез иделәр. Бу конкурста катнашу миңа үземә карата ышанычымны арттырды, шуның өстенә мин бик күп уңай тәэсирләр алдым.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев