Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Хыял” фольклор коллективы “Иске Казан түгәрәк уены” фестиваленнән лауреат исеме алып кайтты

Күптән түгел Зур Тигәнәле авылы мәдәният йорты «Хыял» фольклор коллективы «Иске Казан түгәрәк уены» республика фестиваленең III дәрәҗә лауреаты булды. Шушы фестиваль җиде ел эчендә Татарстанның мәдәни тормышында шактый зур чарага әйләнде. Аның аркасында татар традицияләре формалары саклана һәм үсә, балалар һәм яшьләр милли-мәдәни кыйммәтләргә тартыла. Бу хакта безгә район...

- Фестивальнең йомгаклау концерты Татарстан Республикасының 58 фольклор коллективын һәм солистларын җыйды.

Безнең Зур Тигәнәле авылы мәдәният йорты "Хыял" фольклор коллективы урып-җыю йоласының "Урак өсте" исемле күренешен күрсәтте.

Икенче ел рәттән "Хыял" фольклор коллективы фестивальнең лауреаты булды. Шул уңайдан коллектив җитәкчесе Гөлсирә Хәмитшина, шулай ук катнашучылар Гөлкәй Гыйльманова, Наилә Вәлиуллова, Тәслимә Кәримова, Гөлсем Галиуллина, Рәйсә Зарипова, Фәнил Әхмәтҗанов, Лилия Зарипова, Эльвир Зариповны котлыйбыз.

Район мәдәният йорты һәм мәдәният бүлеге чын күңелдән "Хыял" фольклор коллективына район һәм республика чараларында актив катнашканнары һәм Алексеевск муниципаль районында традицион татар милли мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтә.

- Бу фестиваль Биектау районының Шәпше авылында үтте - дип сөйләп китте Гөлсирә ханым.

- Конкурсның зона этабында уңышлы гына чыгыш ясап, коллективыбыз шушы конкурска чакырылды, сәхнәләштерелгән күренеш кызларны кырга хезмәткә чакыручы җырдан башланды. Күренеш барышында элек кул белән башкарылган урак өстенең барлык этаплары күрсәтелде. Аннан соң эш ял вакыты күңел ачулар белән алмашынды. Без аның ничек барышын күрсәтеп, җырладык, биедек, такмазалар әйттек, шулай ук табигатьнең һәм туган кырларның матурлыгын мактадык.

Татарстанның күп санлы коллективлары арасыннан коллективыбыз икенче тапкыр инде фестивальдә лауреат булды. Әле тагын төрле иҗат төркемнәре белән очрашып, аралаштык, кызыклы мастер-класслар күрдек, үзебезне күрсәттек. Конкурс фестивалендә театраль күренеш белән чыгыш ясау бәхете нәкъ тә безгә елмайганына бик шатбыз. Үзебезнең чыгышыбыз белән без бөтен кешегә тынычлыкны, җирне, табигатьне саклау үтенече белән мөрәҗәгать иттек, чөнки болар барысы да үзе бер бәхет. Шулай ук хезмәт итү осталыгы, халкыбызның мәдәниятен һәм көнкүрешен саклау да бәхет булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев