Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Каз өмәләре дәвам итә

Авылларда мәшәкатьле һәм күңелле чак хәзер. Мул итеп кар яуды, көннәр дә матур тора. Мал-туар сую, каз өмәләре үткәрү өчен иң кулай чор. Узган якшәмбе көннәренең берсендә Коры Көрнәле авылында да шундый бәйрәм булды. Авыл мәдәният йортында бәйрәм буласын белгертеп, белдерү элеп куелды, бөтен авыл кешеләре чакырылды.

Бәйрәм мәдәният йорты каршында Урманас-ты Шунталысыннан Айнур Шиһабетдиновның "Әссәләмегаләйкүм" җырын җырлавыннан һәм Кыр Шунталысы авылы мәдәният йорты директоры Әлим Миндубаев, Зур Тигәнәледән Фәнил Әхмәтҗанов, Рәис Гадиев башкаруында гармунчылар триосының "Каз канаты" көен уйнавыннан башланып китте. Авыл мәдәният йорты директоры Дилбәр Казакова килгән кунакларны котлады, һәм кызлар-киленнәр көянтәләренә чистартылган ап-ак каз түшкәләрен асып, үзләре дә казлар кебек тезелешеп, яңа гына йомшак кар каплаган күл буена алдан уеп куелган бәкегә төштеләр. Каз түшкәләрен бәкегә салып чайкадылар. Бозлы суда чайкаган казларның ите йомшак та, тәмле дә була, ди халык. Күл буе җыр-музыкадан шаулап, гөрләп торды. Халык, түгәрәк уеннары оештырып, җырлап-биеп күңел ачты. Ә уңган хуҗабикәләр Зәмзәмия Шәмсетдинова, Җария Гәрәева белән Кәүсәрия Җамалиева, Зөһрә Җамалиевалар бәйрәмдә катнашучыларны самавырда кайнап торган чәй һәм тәмле бәлешләре белән сыйладылар. Саф һавада бәлешләр телне йотарлык иде. Киләсе елларда да казларыгыз ишле, ил-көннәр имин, бәрәкәтле булсын иде, дигән теләкләр теләнде.

- Быел 15 каз үстердек, - ди Зәмзәмия апа. - Без аларны 250 сумга бер айлык чакларында сатып алабыз һәм биш-алты ай асрыйбыз. Каз асрау шактый табышлы һәм абруйлы кәсеп. Казның азрагын сатабыз, азрагын балаларга, туганнарга бирәбез. Бәясе 1500 сумнар чамасы тора. Аның бит бернәрсәсе дә әрәм булмый. Мамыгыннан мендәрләр ясыйбыз. 12 каздан менә дигән бер мендәр чыга.

- Ә без һәр елны 50шәр каз яки үрдәк сатып алабыз. Без аларны май аенда бер тәүлеклек чакларында алабыз һәм менә шулай декабрьгә кадәр үстерәбез, - дип сүзгә кушылды Зөһрә Җамалиева. - Сатканыбыз юк, балаларга, туганнарга өләшеп бетерәбез. Бөртек кенә ашатабыз. Җәй буена күлдән кайтып кермиләр. Кич белән генә эзләп алабыз һәм бодай, ярмалар пешереп бирәбез. Авырлыклары 4-5 кг чамасы була.

Бәлешләр ашап туйгач, кире мәдәният йортына кайттык, ә анда фойеда тәмле-тәмле коймаклар белән кайнар чәй көтеп тора иде. Чибәр-чибәр кызлар һәркемне каз маенда йөздереп кенә пешерелгән коймаклар һәм самавырда кайнап торган чәй белән көтеп торалар иде. Бер кеше дә чәйдән һәм коймаклардан авыз итмичә калмады.

Бәлешләр ашап, кайнар чәйләр эчкәннәр соң авыл мәдәният йорты каршында төрле конкурслар, уеннар башланды. Кеше утыртып таудан чана тартып төшү һәм менү, капчык киеп йөгерү һ.б.уеннарда бөтен кеше катнашты, мәш килде, халык егылып-егылып көлде. Катнашучыларга призлар бирелде.

Соңыннан үзешчән сәнгать артистлары концерты булды. Концертны Дилбәр белән Сәрия шигъри формада, лотереялар уйната-уйната кызык итеп алып бардылар. Җырчылар, биючеләр берсеннән-берсе уздырып биеделәр һәм җырладылар. Ә Коры Көрнәле авылы мәдәният йортының "Алтын ай" фольклор коллективы Гөлфәния Казилова, Наилә Арсланова, Гөлара белән Гөлфия, Данис Закиров, Регина Казакова, Лена Секалина җитәкчелегендәге "Элита" хореография ансамбле биючеләренең чыгышлары һәркем күңеленә хуш килде һәм алкышларга күмелде. Гомумән, бу бәйрәмне оештырган Дилбәр, Сәрия, Рушания һәм аларның ярдәмчеләренең нык тырышканлыгы күзгә бәрелеп торды. Аларга моның өчен зур рәхмәт. Халык та канәгать калды. Ә район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәфидә Гатина: "Менә матур бәйрәм узып та бара. Чыннан да, каз өмәсе - кешедә юмартлык, кунакчыллык, тыйнаклык, сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияли торган бәйрәмнәрнең берсе. Оештыручыларга безнең сүзебезне җиргә салып таптамаганнары өчен зур рәхмәт", - диде.

Ә Дилбәр Казакова бәйрәмне оештыруда булышкан "Алексеевскдорстрой" генераль директоры Фоат Вәлиевка, фермер Илнар Сөниевка рәхмәт әйтте, аларны һәм бөтен кешене Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде. Шуның белән концерт та тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев