Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Китап”ны мин гөнаһсыз, чиста, саф балага тиңләр идем

Узып баручы атнаның сишәмбесендә Татарстанда иң халыкчан “Китап” радиосы мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм радионың әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Гөлинә Шәйхетдинова белән матбугат конференциясендә катнаштык.

Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге радионың үзенчәлеге шунда, ул халкыбызның яратып укый торган татар әдәбиятының классик әсәрләрен, шигырьләрен, тарихи романнарын яңгырата.

Матбугат конференциясеннән соң интернет челтәрләре аша барлык татар дөньясына яңгыраган әлеге радио мөхәрриренең үз урынында булуына тагын бер кат инандык. Алмаз Таһировичның сорауларга искитмәле итеп оста җавап бирүе аның радио өлкәсендә озак еллар эшләвен, тирән тәҗрибәгә ия булуын күрсәтә. Җитди, төгәл, шул ук вакытта тыңлаучыны ялыктырмый торган тавышы белән күңелгә керерлек итеп татар халкының әдәбиятына мәхәббәт уята ала ул.

Әлеге радионың алга таба да эшләвен дәвам иттерүен, ә хезмәткәрләренә уңышлар, саулык телибез.

#Китап#миллирадио#Татмедиа#Татаринформ#Таң

Фото vatantat.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X