Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әкият кенә димәгез

Без барыбыз да кечкенәдән әкиятләрне әүвәл тыңлап, аннан укып үстек: акылга сыймаслык маҗараларга тарыган геройлар белән бергә кайгырдык, күз яшьләре түктек, шатландык һәм һәрчак яхшылыкның явызлыкны җиңәчәген белә идек. Аларны ничек яратмыйсың да, ничек итеп хәтерләмисең ди, чөнки татар халкының "Камыр батыр", "Алпамша", "Ак бүре", "Өч кыз әкияте", "Гөлчәчәк" әкиятләре,...

Психологлар сөйләвенчә, әлеге ысулның асылы шунда: булган проблемага җавап итеп, нинди дә булса хикәят уйлап табыла: бала өчен әкият яки өлкәннәр өчен гыйбрәтле вакыйга, андагы уйдырма геройлар шулай ук нинди дә булса авыр хәлгә юлыгалар. Тик тормышта бу хәлдән чыгу юлы юк кебек тоелса да, әкияттә бар да яхшы тәмамлана. Әкият белән дәвалау балалар һәм гаилә психологлары арасында аеруча популяр.

Санкт- Петербургта әкият белән дәвалау институты бар хәтта. Ә Казанда бу сәнгатькә Социаль белем бирү академиясендә өйрәтәләр икән. "Баш әкиятче", социаль эш кафедрасының өлкән укытучысы Татьяна Никитина сүзләренчә, куелган проблемага әкияти чишелеш тәкъдим итеп, студентлар шунда ук көн кадагындагы җитди темаларга гаҗәеп хикәятләр уйлап таба. Әйтик, болан баласы турындагы дулкынландыргыч әкият (аның мөгезләре булмаган, шуңа да карамастан, көчле аяклары һәм тояклары ярдәмендә бик тиз чапкан) инвалид бала яшәгән гаиләдә мөнәсәбәтләрне җайга сала алган.

Бүгенге көндә дәвалау әкиятләре язылган әзер китаплар бар, алардан булган проблемалардан чыгып, берәр тарихны сайлап алырга мөмкин. Әмма үз балалары өчен психотерапевтлар ролендә ата-аналар үзләре дә була ала. Бу аларга балаларын гына түгел, үзләрен дә яхшырак аңларга, гаилә проблемалары һәм конфликтларын хәл итәргә булышачак.

Мисал өчен, сабыегыз караңгыдан курка икән, аңа җир астында яшәүче һәм рәхәтләнеп көн итүче кыю сукыр тычкан баласы хакында сөйләгез. Әгәр нарасыегыз җыйнаксыз булса һәм тәртип урнаштырырга, уенчыкларын җыештырырга яратмаса, өендә һәрчак чисталык хөкем сөргән гном турында әкият уйлап табыгыз. Юынырга, тешләрен чистартырга иренгән малайлар һәм кызларның "Мойдодырь"ны исләренә төшерегез. Сезнең әкияттә яраткан китап һәм мультфильм геройлары катнашырга, шулай ук чынбарлыктагы персонажлар - дусларыгыз һәм танышларыгыз, йорт хайваннары булырга мөмкин.

Балага әкият сөйләгән вакытта берни дә аңлатырга кирәкми, -ди Татьяна Никитина.-Ул сүзнең үзе хакында барганлыгын аңлап, әкияттән үзенә кирәген алачак. Иң мөһиме, сезнең хикәят сюжетында тискәре күренешләр булмаска, ә яхшылык һәрчак яманлыкны җиңәргә тиеш.

Психотерапевтлар үзләре уйлап чыгарган әкиятләрдә һәм гыйбрәтле хикәятләрдә пациентлары авызыннан еш ишеткән сүзләр һәм гыйбарәләрне кабатлыйлар. Алар фикеренчә, дөрес дәвалау әкияте түбәндәгедән гыйбарәт: ул хезмәт сөючәнлеккә һәм патриотлыкка өйрәтергә тиеш, анда катлаулы хәлләрдә ничек эш итәргә икәнлеген күрсәтүче идеал булу зарур, ә ахырда афоризм рәвешендә нәтиҗә ясарга кирәк.

Балага әкият сөйләгәндә, аның эчтәлеген үзеңчә уйлап чыгарырга да була, бу андагы вакыйгаларны тагын да җанлырак итә. Әкиятне бала үзе дә уйлап таба һәм, әйтик, курчаклары, уенчыкларына сөйли ала. Иң мөһиме - әкиятләрнең азагы бәхетле тәма-млансын, ә аларның төп каһарманнары максатларына ирешкән вакытта тагын да яхшырак, зирәгрәк һәм кыюракка әйләнсен. Тагын шунысы: әкиятләр тормыш авырлыкларыннан, проблемалар һәм мәшәкатьләрдән арынып торырга, аның күңелсез, кайгылы якларын берникадәр вакытка оныттырырга булышсын, балалар күңелендәге кебек, өлкәннәрне дә хыял диңгезенә алып кереп китсен. Кичләрен телевизор янында мультфильм караганда да кечкенәләрнең игътибарын андагы геройларның күркәм, уңай сыйфатларына күбрәк юнәлтү шәфкатьлелек тәрбияләр.

Суфия Хөснетдинова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев