Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Күп очракта үз әнием белмәгән нечкәлеләрне дә каенанама сөйләп барам»

- Каенана белән килен мөнәсәбәтләре күп очракта кискен торганы билгеле: бу көнкүрештә дә, әдәби әсәрләрдә, киноларда да чагыла... - Юк, безнең очракта алай түгел. Каенанам миңа икенче әни кебек, мин аны шулай дип йөртәм дә. Ул - Римма Ибраһимова - җырчы, Татарстанның атказанган артисты, бик акыллы, түзем, юмарт ханым. Миңа...

- Каенана белән килен мөнәсәбәтләре күп очракта кискен торганы билгеле: бу көнкүрештә дә, әдәби әсәрләрдә, киноларда да чагыла...

- Юк, безнең очракта алай түгел. Каенанам миңа икенче әни кебек, мин аны шулай дип йөртәм дә. Ул - Римма Ибраһимова - җырчы, Татарстанның атказанган артисты, бик акыллы, түзем, юмарт ханым. Миңа калса, хатын-кыз үзенең ирен ярата һәм хөрмәт итә икән, әнисенә карата да шундый ук мөнәсәбәттә булырга тиеш. Ул мине ачуланганын, миңа карата ризасызлык белдергәнен бөтенләй хәтерләмим. Яңа җыр яздырам икән, иң башта аңа тыңлатам, ул эстрадада тәҗрибәле кеше буларак, аннан киңәшләрен сорыйм. Серләремне дә аның белән бүлешәм. Күп очракта үз әнием белмәгән нечкәлеләрне дә аңа сөйләп барам. Безнең дус-танә мөнәсәбәтләр турында мин горурланып сөйли алам.

- Сезнеңчә, ни өчен күп гаиләләрдә каенана белән килен арасы "салкын" була?
- Лаеклы ялга чыккан кешенең буш вакыты күбәеп, кирәк түгел нәрсәләр белән кызыксына башлавы белән бәйле, дип саный каенанам. Янәсе, барлык бәхәсләр дә эш юклыктан интеккәннән туа, ди ул. Килешәм. Каенанам әле дә булса "җимерттереп" эшли, ә әзрәк буш вакыты булса, оныклары янына кунакка килә. Ә аннары, киленнәрнең дә төрлесе була. Түзем булырга, бер-береңне ишетергә һәм тыңлый белергә генә кирәк.

http://www.shahrikazan.com

фотоhttp://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-08-47-32/2015-01-22-08-50-07/item/19911-landyish-nig

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев