Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният һәм спорт бер түбә астында

Узган җомгада Ромоданда күп функцияле үзәк ачылу форсатыннан бик матур бәйрәм булды. Бу вакыйганы ромоданлылар күптән көттеләр. 1968 елда ук салынган иске клуб диварлары дистәләрчә еллар эчендә бик нык искергән, түбәсе исә бөтенләй дә теләсә кайсы мизгелдә җимерелеп төшәргә мөмкин иде. Өч ел элек авария хәлендә дип табылган клуб ябылган,...

Узган җомгада Ромоданда күп функцияле үзәк ачылу форсатыннан бик матур бәйрәм булды.

Бу вакыйганы ромоданлылар күптән көттеләр. 1968 елда ук салынган иске клуб диварлары дистәләрчә еллар эчендә бик нык искергән, түбәсе исә бөтенләй дә теләсә кайсы мизгелдә җимерелеп төшәргә мөмкин иде. Өч ел элек авария хәлендә дип табылган клуб ябылган, шулай да җирле халыкның үтенече буенча өлешчә ремонттан соң ишекләрен янәдән ачып җибәрә...
Һәм менә хәзер, ниһаять, бу торак пунктта яшәүчеләр яңа мәдәният учаклы булдылар. 280 кешегә исәпләнгән (ә бу авылның күпчелек өлеше диярлек) вак таштан өелгән матур баскычлы, фонарьлар белән яктыртылган һәм төзек асфальт мәйданчыгы белән заманча бина ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итә һәм соклану тудыра. Керү юлында, эчке якта-иркен фойе, китапханә, түгәрәкләр өчен бүлмә һәм эш көннәрендә спорт һәм уен бүлмәсе итеп файдаланылачак зур һәм матур актлар залы.

Ул кичәдә ромодан-лыларның шатлыгын бүлешергә район башлыгы Владимир Козонков, социаль мәсьәләләр һәм инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Николай Чурин һәм Анатолий Абакумов, "Жилсервис"ЧҖҖ подряд оешмасы начальнигы Николай Богатов, "ВЗП Южное Алексеевское"ЯАҖ җитәкчесе Рияз Төх-вәтуллин һәм башка кунаклар килгән иде. Өстәвенә аларның күбесе бәйрәмгә буш кул белән түгел, ә бүләкләр белән килгән, алар арасында синтезатор һәм авыл мәдәният йорты бинасыннан директоры Асия Сибгатуллинага тапшырылган символик "алтын ачкыч" та бар иде. Муниципалитет башлыгы сүзләренчә, киләсе елда шундый ук күп функцияле үзәк Лебединода, ә тагын бер елдан Сахаровкада төзеләчәк. Боларның барысы да фәкать Татарстанда гына гамәлдә булган авыл мәдәният йортлары төзү программасы аркасында.
Республика Президенты, район хакимияте һәм әлеге мәдәният учагын торгызуда катнашкан Алексеевск төзүчеләре адресына котлау, теләкләр һәм рәхмәт сүзләре күп яңгырады.Үз хезмәтләре белән аерылып торучыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Котлаучылар һәм рәхмәт әйтүчеләрнең чыгышлары бию төркемнәре, район үзәге һәм авыллардан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар коллективлары әзерләгән бию һәм җырлар белән үрелеп барды, бу әлеге көнне чын һәм онытылмаслык бәйрәм итте. Ромодан авыл җирлеге башлыгы Владимир Репин билгеләп үткәнчә, биредә бервакытта да җырлар һәм көлү-шаяру авазлары тынмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев