Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Моңнар кайтсын авылга!

Мәдәният елы башланды гына, районыбызда, авыллар арасында шул форсаттан фестивальләр, концертлар гөрли. Һәр авыл җирлеге данлыклы кешеләре, матур традицияләре, авылның үткәне һәм бүгенгесе турында тамаша-концерт әзерләп, тирә-күрше авылларда чыгышлар ясый. Шундый ял концертын Кыр Шунталысы авыл җирлеге үзешчәннәре Зур Тигәнәле авыл җирлеге тамашачылары хөкеменә тәкъдим итте. Шул турыда безгә, Салих...

Язгы бер кич

Яз аеның матур бер айлы җомга кичендә, 21 мартта Зур Тигәнәле авылы мәдәният йортында Кыр Шунталысы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Аулак өй" дип аталган күңелле ял кичәсе үткәрделәр. Урта буыннар хәтерлиләрдер, мондый чаралар 70-80 елларда гөрләп торды. Көзге эшләр тәмамлану белән, татар авыллары үз көчләре белән концертлар оештырып, спектакльләр өйрәнеп бер-берсенә кунакка йөрешәләр иде. Әле хәтердә, транспорт булмаса, ат чаналарына төялешеп барып, концерт куеп, яшьләр бер-берсе белән аралашып кайта идек. Әлбәттә, бу чорлар үткән гасырда калды, ләкин бүгенге көндә дә кызык итеп яшәргә була икән бит. "Авыл халкын бүген өйдән чыгарып булмый, интернет заманы, ни телисең шуны карарга мөмкин бит", диләр. Юк, икән шул, кеше күңеленә гадилек, халыкчанлык, риясызлык дигән хисләр дә кирәк икән. Көн дә майлы итле аш ашап туйгач, бер көнне катык туглап ашаган борчак чумары да бик тансык булып китә. Шуның кебек кеше күңеленә дә үзгә рухи азык кирәк икән. Барлык мәшәкатьләрен янга куеп, элеккеге йолаларны яңартып, "Аулак өй" дип аталган халыкчан тамаша белән авыл кешеләрен ял иттерүләре өчен Кыр Шунталысы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миндубаев Әлимгә, сәнгать белгече Гатауллина Гөларага, Миңгалиева Гөлфиягә һәм китапханәче Әүхәдиева Халисәгә, барлык авыл яшьләренә Зур Тигәнәле авылы халкы исеменнән чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез. Хезмәтләрендә иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Мондый "чирне" башка авылларга да йоктырып, әллә кайдан кызык көтеп ятмый, элеккеге гадәтләрне кайтарып авылдан-авылга йөрешеп, күңелле һәм шәп итеп яшик әле! Күргәннәр күреп, күрмәгәннәр үкенеп калды, дигәндәй, бүген дә шул тамашаны мактап сөйлибез әле. Тамаша залыбыз тулы иде. Җыр-моң яратучылар мөкиббән китеп концерт карады, күңелләренә дәрт һәм илһам алып таралышты.

Әйе, җыр ул бөек көчкә ия, күңелләрне сафландыра. Ә авылларда гармун моңнары яңгырый, дәртле җырлар агыла икән, димәк, бу төбәктә халыкның матур бүгенгесе, киләчәккә якты өмете бар...

Фалия ХӘСӘНШИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев