Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәйдан: ярышлар һәм шатлыклар урыны

Алексеевскилылар Сабантуйны зурлап бәйрәм иттеләр һәм шуның белән язгы кыр эшләренә нокта куйдылар.

Районда чәчүнең тәмамлануын беренче булып моннан бер атна элек Кыр Шунталысында билгеләп иттеләр, ә узган шимбәдә сабан бәйрәме Ялкын, Зур Тигәнәле, Кр.Баран, "Алга", "Родина" колхозларында, Биләр, Шунталы, Коры Көрнәле авылларында булып узды һәм якшәмбе көнне район үзәге мәйданында төгәлләнде.


Бәйрәм кунакларын район башлыгы Владимир Козонков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин сәламләде, Татарстан Президенты исеменнән алексеевскилыларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Эльмира Зарипова котлады.


Традиция буенча мәйданга килүче бөтен кешене бай эчтәлекле программа көтә иде. Бу көнне чәчү батырларын, авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен, предприятие һәм оешма эшчеләрен, яшь парларны һәм ярты гасыр бергә яшәүләрен билгеләп үтүче гаилә парларын сәламләделәр. Ат чабышлары, әтәч алырга биек колгага менү, күңелле конкурслар, спорт бәйгеләре, республиканың атказанган артистлары катнашында бәйрәм концерты, биниһая зур балалар мәйданчыгы һәм исәпсез-сансыз сәүдә рәтләре чын мәгънәсендә бәйрәм халәте тудырдылар.


Милли көрәш Сабантуйның бизәге булды. Абсолют батыр исеме өчен 50дән артык спортчы көрәште. Финал ярышында 90 килограммнан артыграк үлчәү категориясендә җиңеп чыккан Александр Турнин белән Илнар Яруллин (90 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар арасында иң яхшы) очрашты. Авырлыкта җитди аерма булуга да карамастан, бил алышу бик каты һәм мавыктыргыч булды. Анда бәхет Александр Турнинга елмайды, ул бәйрәмнең төп призы - симез тәкәне баш очына күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев