Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нардуганым нар булсын

Керәшеннәрнең буыннан-буынга тапшырырлык матур бәйрәмнәре бик күп. Шуларның берсе ─ Нардуган бәйрәме.

Керәшеннәр Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнар. «Нар» кояш дигәнне аңлата. Нар туган, икенче төрле әйткәндә, яңа ел башланган дигән сүз. Бәйрәм барышында төрле уеннар оештырылган. Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү. махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар үткәрү. Битләрен каплаган егетләр, кызлар уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр. Кайбер кешеләр, төрлечә киенеп, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны "шамакайлар" дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар, ягъни куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар.

Кр.Баран авылында да "Нардуган" бәйрәме күңелле үткән. Менә шул хакта редакциягә даими хәбәрчебез, Кр. Баран авылы мәдәният йорты директоры Зоя Кузнецова язып җибәргән.

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбарәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын,

Мал-туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын,

Күкәй кебек тук булсын,

Нардуган, Нардуган.

- Кр. Баран авылы - районыбызда бердәнбер керәшен авылы, шуңа да карамастан, монда бу матур бәйрәм бүгенге көнгәчә сакланып калган. Нардуган бәйрәмен йомгаклап, 15 гыйнвар көнне авылыбызның өлкән һәм урта яшьтәге кешеләре клуб бинасына бизәлгән чыршы тирәсенә һәм чәй табыны янына җыелды. Һәркем матур теләкләр теләп:

Хуш киләсең, Нардуган!

Май бирәм, күмәч, калач.

Бәйрәм көнендә

шатланышып,

Рәхәтләнеп күңел ач!

Нардуганым нур булсын,

Ризыклары мул булсын!

Нардуган ашы кемгә тия,

Шул бик бәхетле булсын!

- дип, үзенең тәм-томнарын өстәлгә тезде. Гармунга кушылып, керәшен җыруларын җырлап утырулар, уен-көлке, такмаклар әйтешеп биюләр өлкән буын кешеләренең күңелләрен күтәреп, авыруларына дәва булып, бәйрәмнең буеннан-буена тынып тормады. Шундый матур бәйрәмнәр уздырып, бер-берсен очраштыруыбызга зур рәхмәтләр әйтеп, теләр-теләмәс кенә таралышты алар. Аллага шөкер, Раиса Васильева, Анна Михайлова, Раиса Павлова һәм алар кебек тагын бик күп "тере энциклопедия"ләребез булуына, аларның җырларын яшь буынга өйрәтеп калдыра алуыбызга без бик шатбыз. Аларның һәркайсына исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телисебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев