Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Онытмыйбыз сине, Тукай

Биләр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәкалә язып җибәргәннәр. Аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

- Биләр урта мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган «Тукай язы» айлыгы үтте. Аның максаты:

- Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну хисен тәрбияләү, укучыларның иҗади осталыгын үстерү, туган телебезгә, әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә, мәдәни тарихыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү;

- сөекле шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗади эшчәнлеген барлау;

- әдипнең әдәби һәм журналистлык эшчәнлегенә, публицистик жанрдагы, сатира һәм юмор алымнары белән язылган әсәрләренә, тәрҗемә материалларына кызыксыну уяту;

- укучыларда бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша үз милләтенә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Айлык барышында бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә оештырылды, стена газеталары чыгарылды.

1-9 нчы сыйныф укучылары "Тукай әкиятләренә сәяхәт" исемле иллюстрацияләр конкурсында катнашты.

Башлангыч сыйныфлар өчен Габдулла Тукайга багышланган "Без - Тукай оныклары" һәм "Туган тел" бәйрәмнәре үтте. Кичәдә балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның үгет-нәсихәт биргән, тәрбиягә өйрәткән шигырьләрен сәхнәләштерделәр.

2-11 нче сыйныф укучылары "Сез Тукайны беләсезме?" дип исемләнгән викторинада катнаштып, Габдулла Тукай турындагы белемнәрен ныгыттылар.

11 нче сыйныф укучылары Айгөл һәм Айзилә Гыймадиевалар КФУ оештырган интернет-викторинада катнаштылар.

5-8 нче сыйныф укучылары өчен "Онытмыйбыз сине, Тукай" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Укучылар бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар, Тукай әкиятләреннән өзекләр укыдылар. Бу әсәрләрне укып балалар, һичшиксез, хезмәтне сөяргә, туган илеңнең, торган җиреңнең кадерен белергә өйрәнәләр. Әсәрләр намуслылык, олыларга ихтирам, әдәплелек кебек сыйфатлар тәрбияли.

1-11 нче сыйныф укучылары арасында "Тукай замандашлары" дип исемләнгән шигырь бәйгесе уздырылды. 5 - 8 нче сыйныф укучылары Габдулла Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр.

8-11 нче сыйныф укучылары өчен «Тукай кайта безгә һәр язда» дип исемләнгән театраль тамаша куелды. Бу Тукайның туган көненнән алып, аның бала чагын, иҗатын яктырткан, тирән эчтәлекле, тәрбияви, иҗади сыйныфтан тыш чара булды. Шагыйрьнең иҗаты аша укучылар татар халкының традицияләре, гореф - гадәтләре, йолалары белән дә таныштылар. Татар халкының җырлы-биюле уеннарын бик теләп башкардылар.

9 нчы сыйныф укучысы Дарина Марьина һәм 10 нчы сыйныф укучысы Никита Әхмәдиев Зәйдә үткәрелгән төбәкара Тукай укуларында катнашып, призёр булдылар.

Айлык барышында Габдулла Тукайга багышланган ачык дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре үтте.

25 апрельдә Габдулла Тукайның дусты, чордашы Габдулла Кариев музеена экскурсия оештырылды.

26 апрельдә авыл мәдәният йорты, китапханә, музей хезмәткәрләре белән берлектә Биләр урта мәктәбендә бөек шагыйребезгә багышланган Тукай бәйрәме узды.

Үткәрелгән чаралар эзсез югалмас, укучылар күңелендә озак сакланыр, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев