Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питраудан соң сандугач та сайрамас

Июль төрле йола һәм гореф-гадәтләргә иң бай айларның берсе, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Питрау - шуларның иң мәртәбәлесе. Аннан бер атна алдан - 6 июльдә килә торганы Аграфена Купальница, 7 июльдәгесе Иван Купала көннәре дип атала.

Питрауга кадәр кайбер урыннарда Давыт, Самсон көннәрен билгеләп үтәләр. Болар барысы да Питрауга әзерлек рәвешендә уза. Әйтик, Аграфена көнендә ел буена җитәрлек итеп мунча себеркесе әзерлиләр. Дару үләннәре һәм тамырлары җыялар. Кызу парлы итеп мунча ягалар. Бу эшләр Иван Купала көнендә дәвам итә. Ике көндә дә күмәкләшеп су коену оештыралар. Елга буйларында яр өстендә төнлә учак ягып, аның тирәли бииләр, ялкын өстеннән

сикереп чыгалар.

Питрау бәйрәме 12 июльдә билгеләп үтелә. Ул авылның җәйге эшләре, халык сынамышлары белән бәйле рәвештә еш телгә алына: "Питрау көнне кырык ызаннан кырык төрле чәчәк җыябыз, файдасы тия", - диләр.

Бу көнне ике атналык Питрау уразасы тәмамлана. Питрау ул Гайсә Коткаручының ике шәкерте Петр һәм Павелны искә алу көне. Петр һөнәре буенча балыкчы була. Шуңа күрә күп җирләрдә балыкчылар аны үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак та билгеләп үткәннәр.

Питрау - ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көннән тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Бу көнне нәкъ төш вакытында барлык кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләрен кайнатып эчсәң, барлык авыруларың китә, диләр. Бу айда туган балаларга күбрәк Петр һәм Павел исемнәре кушалар.

Һәр елны Мамадыш районының Җөри авылында бик зурлап Питрау уздыралар. Анда Кр.Баран авылыннан "Бәрәнҗәр" халык фольклор ансамбле барачак. Бу бәйрәмдә "Питрау чибәре" бәйгесе дә уздырылачак. Быел Татарстанның төрле төбәкләреннән тугыз кыз, 13-15 июньдә Казанда сайлау турын узып, финалга үткән. Шулар арасында Кр.Баран авылы кызы 23 яшьлек Мария Яковлева да бар. Кызлар Казанда өч көн буена репетиция ясаганнар, алар өчен музыка фольклоры, милли биюләр, керәшеннәрнең мәдәният тарихы дәресләре, думбрада уйнау (Геннадий Макаров кызларны думбрага кушылып җырларга өйрәткән), сөйләм теле, сәхнә теле, сәхнә девиле һ.б.лар буенча мастер-класслар үткәргәннәр. Профессиональ фотографлар фотосессияләр ясаганнар. Шул кызлар Мамадышта "Керәшен чибәре" бәйгесендә катнашачак. Алар анда сәхнәдә үзләренең буй-сыннарын гына күрсәтеп калмыйча, телгә, сүзгә осталыкларын, йолаларны ни дәрәҗәдә белүләрен дә исбатлаячаклар. ("Туганайлар" газетасы интернет-тавыш бирү игълан итә. Сез үз тавышыгызны үзебезнең район кызы Мария өчен бирә аласыз). Питрау гүзәленә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән таҗ һәм акчалата премия тапшырылачак.

Шулай ук бу көнне Питрау тәкәсе - корбан чалу гадәте хәзер дә сакланып калган.

Питрау көнне авылда түгәрәк уеннар аеруча зурлап, бәйрәмчә итеп үткәрелә. Яшьләр элеккечә, әниләр һәм әбиләрдән мирас булып калган тәңкәле киемнәр, ука-чачаклар, маңгай ука, маңгай тәңкәләрне бәйләп, хәситәләрне, ука җиләннәрне киеп уенга җыелганнар. Олырак кешеләр дә уен карарга чыкканнар. Бу көнне иң зур, соңгы түгәрәк уен уйнала, Питраудан соң инде түгәрәк уенга чыгу бөтенләй туктала. Чөнки Питрау бәйрәменнән соң "печән өсте", аның артыннан "урак өсте" һ. б. төрле авыл хуҗалыгы эшләре ялганып китә. Түгәрәк уенда җырлана торган җырларда да шушы турыда искәртелә:

Чултар күке күклидер,

Сука өстендә туктидыр,

Безнең уйын уйнислар

Питрау җиткис

туктидыр.

Сүз уңаеннан әйткәндә, бу атна эчендәге бәйрәмнәрнең барысы да суга бәйләнешле.

Су җанына ник бардың,

Судан көмеш алмагач.

Җегет булып ник үстең,

Сүгәнеңне алмагач.

Алмагачы барында

Таянмабыз талларга.

Үз тиңдәшләр барында

Җалынмабыз җатларга.

Тырыс-тырыс басырга

Такта өстендә тигел без.

Бездән көлеп торырга

Җегет белән тигел без.

Болар - бик күп уен җырларының кайбер куплетлары гына. Аларның һәркайсы ике вариантта-кыска һәм озын итеп башкарылырга мөмкин. Урамнан барганда башкаларны уенга чакыру рәвешендә кыска көйгә салып җырлана. Ә инде түгәрәккә кергәч, салмак адым көенә озын итеп башкарыла. Уенда никах яшенә җитмәгән яшь кызлар да катнаша. Уенның башлап җырлаучысы була. Түгәрәккә яшүсмерләргә дә керергә ярый. Әмма алар җырда катнашмыйлар. Уенның иң кызган вакыты Тройсын һәм Питрау көннәрендә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев