Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Районыбызның Кр. Баран авылы халкы да гореф-гадәтләрен онытмый

Рәхмәт сезгә Гөлнур апа! Һәрбер милләтнең үз йөзе, сәнгате, әдәбияты бар. Гасырлар аша алар аны саклап киләләр. Татар милләте дә күп тармаклы. Шуның эчендә үзенчәлекле төркем ул- керәшеннәр. Аларның телен, сәнгатен халыкка җиткерү - безнең һәм дәүләтнең бурычы.

Районыбызның Кр. Баран авылы халкы да гореф-гадәтләрен онытмый. Моңа мисал булып менә инде 13 елдан артык "Бәрәнҗәр" фольклор ансамбле эшләп килә. Ул авылның гореф-гадәтләрен, тарихи җыр, бәетләрен, әби-бабалардан үзенә саклап калу өстендә эшли. Шулай ук иң олы яшьтәге 75-80 яшьлек әбиләребезнең дә "Айбагыр" фольклор ансамбле эшләп тора. Менә шулар хакында безнең редакциягә фольклор ансамбльләрнең җитәкчесе Ирина Яковлева хат язып җибәргән.


Керәшен халкының үзенә генә хас булган бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре чагылдырылган кичәләре, традицияләре бихисап. Без хәзерге буын аларны югалтмыйча, саклап дәвам итәргә бурычлы.


Керәшен халкының бик күп кенә бәйрәмнәре бар. Без аларның барысын да искә алабыз . Мәсәлән: Раштуа (Рождество Христова 7 гыйнвар) , Май бәйрәме (Масленица), Кач ману (Крещение), Бәрмәнчек (Вербное воскресенье), Олы көн (Пасха), Симет, Торойсын, Питрау, Покрау (Покров) һәм башка күп кенә бәйрәмнәр.


Бу бәйрәмнәрдә егет - кызлар, авыл халкы үзенчә бәйрәм иткән, күңел ачкан, җырлап - биеп түгәрәк уеннар уйнаган. Гомумән бик тә күңелле узган бу бәйрәмнәр.


Шуңа күрә дә кечкенәдән гореф-гадәтләрне өйрәнеп, саклап калу максатыннан кече яшьтәгеләр өчен "Айбагар" фольклор ансамблебезне тупладык. Алар әбиләребезнең иске җырларын отып алып бик теләп башкаралар.


Әле күптән түгел генә безнең "Айбагар" ансамблебызны шатландырып "Жемчужина" ателье эшчеләре матур костюмнар тегеп бирделәр. Ә балалар шул матур киемнәрне киеп, Нурлат шәһәрендә узган "Татарстан - уртак йортыбыз" исемле конкурста катнашып, дипломат булып кайттылар.


Без Кр. Баран мәдәният хезмәткәрләре үзебезнең депутатыбыз Сафина Гөлнур Таһир кызына зур рәхмәт әйтәсебез килә. Безнең мәдәният йортында нинди генә чаралар, бәйрәмнәр үткәрелсә дә ул безгә акчалата ярдәм итә.


Хөрмәтле Гөлнур апа!
Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, йөргән юлларыгызда фәрештәләр канат җәеп торсыннар. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев