Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шигъри мизгелләр

Сөю язы Гашыйк иттең нигә карап күзләремә, Ник әйдәдең язга моңсу көзләремнән? Ни сәбәпле янә каный яраларым, Нигә икән кайнар синең карауларың? Моңсу көзләремдә бәхетле күк идем, Сине очраттым да, ямьле язны күрдем. Бозлы йөрәгемне гөлләр чорнап алды. Каршылыйбыз икәү язгы алсу таңны. Сөю язы килде, үтте инде көзләр. Иркәлиләр...

Сөю язы

Гашыйк иттең нигә карап

күзләремә,

Ник әйдәдең язга моңсу

көзләремнән?

Ни сәбәпле янә каный яраларым,

Нигә икән кайнар синең

карауларың?

Моңсу көзләремдә бәхетле

күк идем,

Сине очраттым да, ямьле язны

күрдем.

Бозлы йөрәгемне гөлләр чорнап

алды.

Каршылыйбыз икәү язгы алсу

таңны.

Сөю язы килде, үтте инде

көзләр.

Иркәлиләр мине синең назлы

күзләр.

Чәчне чәчкә бәйли язгы искән

җилләр.

Күрче, күпме кеше, сез бәхетле,

диләр.

Мәңге яшәр безнең өчен сөю язы.

Сүрелмәсен генә, бәгърем, синең

назың.

Минем өчен инде көзләр

онытылды.

Каршылыйкчы язгы таңны, бир

кулыңны.

Укытучы

Үзем укытучы булгач

Күптән укыган юк иде.

Парта артында китапка

Бер дә тотынган юк иде.

Кирәк булган чакта гына

Ныгыта идем белемне.

Өзми-куймый әйтә идем

Студентларга фикеремне.

Бүген исә үзем студент...

Укытучы нотык сөйли.

Үз фикерен генә бары

Алга сөрә өзми-куймый.

Сөйләүләре уйландыра

Үзгәрәләр фикерләрем.

Ник әле мин шулай итеп

Боларны икән эшләдем?!

Бу дөньяда мин белмәгән

Бик күп әйбер калган икән.

Заманы да бар нәрсәне

Белү кирәк заман икән.

Укытучы булу гына

Укымаска сәбәп түгел.

Күп беләм дип борын чөеп

Уйлап йөрү әйбәт түгел.

Укытучы булган кеше

Укучы да була белсен.

Укучылар күзлегеннән

Үзен бераз читтән күрсен!

«Мин беләм» дип мактану ул

Наданлыкка мисал гына

Укытучы булып кал син

Белемең белән масайма!

Гыйлем алудан туктасаң

Туктар синең укучың да.

Гомрең буе белем ал син

Үрнәк бул син укучыңа.

Раил ГАТАУЛЛИН

Шигъри мизгелләр

Сөю язы

Гашыйк иттең нигә карап

күзләремә,

Ник әйдәдең язга моңсу

көзләремнән?

Ни сәбәпле янә каный яраларым,

Нигә икән кайнар синең

карауларың?

Моңсу көзләремдә бәхетле

күк идем,

Сине очраттым да, ямьле язны

күрдем.

Бозлы йөрәгемне гөлләр чорнап

алды.

Каршылыйбыз икәү язгы алсу

таңны.

Сөю язы килде, үтте инде

көзләр.

Иркәлиләр мине синең назлы

күзләр.

Чәчне чәчкә бәйли язгы искән

җилләр.

Күрче, күпме кеше, сез бәхетле,

диләр.

Мәңге яшәр безнең өчен сөю язы.

Сүрелмәсен генә, бәгърем, синең

назың.

Минем өчен инде көзләр

онытылды.

Каршылыйкчы язгы таңны, бир

кулыңны.

Укытучы

Үзем укытучы булгач

Күптән укыган юк иде.

Парта артында китапка

Бер дә тотынган юк иде.

Кирәк булган чакта гына

Ныгыта идем белемне.

Өзми-куймый әйтә идем

Студентларга фикеремне.

Бүген исә үзем студент...

Укытучы нотык сөйли.

Үз фикерен генә бары

Алга сөрә өзми-куймый.

Сөйләүләре уйландыра

Үзгәрәләр фикерләрем.

Ник әле мин шулай итеп

Боларны икән эшләдем?!

Бу дөньяда мин белмәгән

Бик күп әйбер калган икән.

Заманы да бар нәрсәне

Белү кирәк заман икән.

Укытучы булу гына

Укымаска сәбәп түгел.

Күп беләм дип борын чөеп

Уйлап йөрү әйбәт түгел.

Укытучы булган кеше

Укучы да була белсен.

Укучылар күзлегеннән

Үзен бераз читтән күрсен!

«Мин беләм» дип мактану ул

Наданлыкка мисал гына

Укытучы булып кал син

Белемең белән масайма!

Гыйлем алудан туктасаң

Туктар синең укучың да.

Гомрең буе белем ал син

Үрнәк бул син укучыңа.

Раил ГАТАУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев