Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәяхәтләр вакыты

Район үзәге 2нче мәктәбенең 5Б сыйныфы укучылары Татарстан башкаласында экскурсиядә булып кайттылар.

Борынгы шәһәр балаларны матурлыгы һәм үзенә бертөрлелеге белән шаккатырды.


- Безгә Кол Шәриф мәчете бик ошады. Бу - Казанның иң күркәм урыннарының берсе, - ди сәфәрдә катнашкан 5нче сыйныф укучысы Алинә Сөниева. - Мәчет эчендә Мөселманнар мәдәнияте музее урнашкан. Экспонатлар, төрле борынгы китаплар һәм Коръәннәр арасында без псалтырьны (Библиянең бер өлеше) да күрдек. Казан Кремле башкалабызның тагын бер күренекле урыны булып тора. Аның каршында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Әлеге татар шагыйре һәм язучысының халык казанышына әйләнгән фронт шигырьләре җыентыгы хәзерге вакытта республиканың Милли музеенда саклана. Бездә башка экспозицияләр дә зур кызыкыну уятты: без ата-бабаларыбызның борынгы тормышына кайткан кебек булдык, аларның борынгы ызбаларын карадык, аларның көнкүреше һәм мәдәнияте турында белдек. Безгә әле тагын Екатерина IIнең каретасы да ошады.


Экскурсия кинотеатрга бару һәм тимераякта шуу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев