Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татар тарихын Германия галимнәре өйрәнә

"Татар тарихы белән шөгыльләнүче Германия галимнәрен экзотика җәлеп итә", - диде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев.

Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында «Чит ил архивларында татар тарихы, мәдәнияты турында мәгълүматлар» дигән халыкара фәнни конференция булып узды.

Конференциядә Германия галиме Мисте Хоттоп-Рике, Бранденбургның музей ассоциациясе вәкиле, Вустрау шәһәренең Бранденбург-Пруссия музее директоры, Штефан Тайлиг, Татарстан галимнәре Искәндәр Гыйләҗев, Марат Гыйбатдинов һәм башкалар катнашты.

«Германиядә дә татар тематикасы белән кызыксынучы, Германия галимнәре килеп чыгуы шатландыра, - ди Искәндәр Гыйләҗев. - Барысы да татарча белмәсә дә, азмы-күпме төрекчә, русча укый, татар тарихы буенча шәп басмалар да әзерлиләр. Аларны экзотика җәлеп итә, яңа юнәлеш бит һәрвакытта кызыклы. Менә шушы халыкның тарихын аңлау алар өчен кызыклы, бу - алар өчен яңа тема.

Яңа тема булганда гына яңа фикерләр әйтеп, яңа нәтиҗәләргә килеп була. Алман кешесе татар тарихын өйрәнергә алына икән, димәк аны татарның үзенчәлеге кызыксындыра».

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты чит илләрдәге татарлар турында материаллар туплау буенча эшчәнлекне күптән алып бара. "Чит ил архивларында сакланучы мәгълүматларны барлау татар галимнәренең эзләнү офыкларын да киңәйтә, эзләнүләребездә яңа юнәлешләр күрсәтә", - дип белдерә тарихчы галим И.Гыйләҗев.

Конференциядә чыгыш ясаган Штефан Тайлиг XVIII-IX гасыр мөселманнарына багышлап, китап та чыгарган галим. Әлеге хезмәтендә ул шул чорларда Германиядә татарларга нинди караш булганлыгын да бәян иткән. Милләттәшләребезнең чит илдәге тормышын, эшчәнлеген өйрәнгән.

Бүгенге лекциясендә ул музей архивларында сакланып калган материаллар хакында бәян итте. «Пруссия историографиясендә татарлар образы (XV-XVIII йөзләр): төп алымнар һәм концепцияләр алмашынуына мисаллар» дип аталган докладында Штефан Тайлиг татарларны, гомуман мөселманнарга нинди караш булуын күрсәтте.

ICATAT директоры Мисте Хоттоп-Рике татарлар тарихы белән 32 яшендә генә кызыксына башлаган. Моңа сәбәпче кырым татары профессор Шевкет Юнысов була. Татарлар турында диссертация яза.

«Соңгы елларда Казан федераль университеты белән тыгыз элемтәдә торабыз, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Мисте Хоттоп-Рике. - Бүген мин Германиядәге татарларга нисбәтле урыннар белән таныштырам.

Киләчәктә без Казан галимнәре белән берлектә әле истәлекле урыннар буенча архивлардан мәгълүматлар тупларга исәп тотабыз. Шулай ук чит илләрдәге татар каберлекләрен дә тикшерә башладык. Монысы да Казанның тарих институты галимнәре белән берлектә башкарылачак».

Мисте Хоттоп-Рике Германия архивында сакланучы кырым-татарлары хакындагы 350дән артык тарихи документны тикшереп, өйрәнеп чыгарга хыяллануын да хәбәр итте. "Бу тарихи мәгълүматлар төрле телләрдә язылган, шул исәптән татар телендә дә", - диде Германия галиме.

Источник:http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/24/141215/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев