Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тел – халыкның күңел көзгесе

Туган тел ул – халыкның йөрәгендә сакланып буыннан-буынга тапшырылып килүче рухи байлыгы, бизәге.

Дөньядагы иң зур Ethnologue телләр каталогы мәгълүматлары буенча, 2020 елда җир шарында 7174 тел исәпләнгән. Бу телләр – кемнеңдер туган теле һәм кем өчендер иң кадерле, иң матур тел. Билгеле ки, туган телен белгән һәм башка кешеләр белән туган телләрдә аралашу мөмкинлегенә ия булган кеше - бәхетле кеше.

“Без күпмилләтле дәүләтнең күп милләтле республикасында яшибез. Безнең халыклар гасырлар буена шатлык-куанычларын, кайгыларын уртаклашып бергә яшәгәннәр. Бергә аралашып яшәү нәтиҗәсендә телләрдә алынма сүзләр, ә өстәлләрдә күрше халыкларның милли ризыклары урын алган. Без төрле милләтләр арасындагы дуслык, татулык белән горурланабыз һәм әлеге татулыкны саклап киләчәк буынга тапшыруны изге бурычыбыз дип саныйбыз. Шул максаттан чыгып безнең балалар һәм яшүсмерләр өчен булган “Кайгырту” социаль приютында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен, милли традицияләрен, фольклорын, декоратив-гамәли сәнгатен өйрәнүгә юнәлдерелгән танып-белү дәресләре һәм чаралар уздырыла.

“Кулинария мәктәбе” балаларда аерым кызыксыну уята. Анда балалар төрле халыкларның милли ашлары турында сөйләшәләр һәм аларны әзерләргә өйрәнәләр. Без бу чаралар балаларда гражданлык, патриотизм, мәдәни традицияләргә карата кызыксыну формалаштыруга, төрле милләтләрнең бүгенге тормышы, үткәне белән кызыксынуга этәргеч бирер дип ышанабыз. Безнең приютта тәрбияләнүчеләр үз Ватаннарын яратучы, башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итүче һәм җәмгыять алдында үз вазыйфаларын үтәүче кешеләр булып үсүен телибез”- дип сөйләде социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Р.Р. Гадеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев