Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Традицияләр һәм алга омтылу бердәмлеге

Туган як музее юбилеен бәйрәм итү районыбызда шушы эшне башлап җибәрүче, мәктәп һәм беренче район музеен (аның коллекцияләре хәзерге туган як музее экспозицияләре нигезенә ятты) булдыручы танылган туган якны өйрәнүче В.И.Абрамовның мемориаль тактасын ачу белән башланып китте. Җыелучылар-җәмә-гатьчелек вәкилләре, район җитәкчелеге, Мәдәният министрлыгы, Милли музей һәм республиканың башка районнары делегациясе...

Туган як музее юбилеен бәйрәм итү районыбызда шушы эшне башлап җибәрүче, мәктәп һәм беренче район музеен (аның коллекцияләре хәзерге туган як музее экспозицияләре нигезенә ятты) булдыручы танылган туган якны өйрәнүче В.И.Абрамовның мемориаль тактасын ачу белән башланып китте.

Җыелучылар-җәмә-гатьчелек вәкилләре, район җитәкчелеге, Мәдәният министрлыгы, Милли музей һәм республиканың башка районнары делегациясе алдында чыгыш ясап, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин вакыйганың мөһимлеген ассызыклап әйтте. Бу яшьләрдә чын ватанпәрвәрлек, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү эшенә шактый зур өлеш керткән кешенең хезмәтләрен тану гына түгел. Атаклы якташларыбыз-галимнәребез, язучыларыбыз, Бөек Ватан сугышы Геройлары, сугышчы-интернационалистлар белән бер рәткә хәзер гомеренең иң яхшы елларын кыйммәтләре еллар узу белән арта гына баручы үткәннәрнең матди шәһадәтнамәләрен, мирасларын саклау эшенә биргән гади авыл укытучысының исеме дә кертелде. Виталий Иванович турында якты истәлекләре белән Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәре Галина Нуретдинова, туган якны өйрәнүче укытучы Геннадий Типясев, 1нче Алексеевск урта мәктәбе укытучысы Лариса Толпегина уртаклашты.
Бу бәйрәм балалар сәнгать мәктәбе залында дәвам итте. Юбилярлар кунаклары өчен төрледән-төрле программа әзерләгәннәр иде, ул үтә сирәк очрый торган иң кыйммәтле әйберләрне күрсәтә-күрсәтә музей заллары буйлап виртуаль экскурсияне дә, кул эшләре остасы, кул белән туку дәресен биргән Анна Стычеваның мастер-классын да, Балалар иҗаты үзәгенең Ольга Романченко җитәкчелегендәге "Осталык мәктәбе"нә йөрүчеләрнең (киемнәр нәфис әйберләр туку фабрикасы тукымасыннан укучыларның үз куллары белән тегелгән иде) "Полотняночка" коллекциясе модаларын күрсәтүне дә, шагыйрьләр Алсу Нәҗметдинова белән Александр Бочкаревның үз шигырьләрен сөйләүләрен дә, концерт номерларын да үз эченә алган иде.
Әлбәттә инде, чыгышлар да булды. Ветеран, актив музейчы Ә.Мортазин коллегасы В.И.Абрамов турында, туган ягы тарихына чын күңелдән бирелгән патриот, диде, педагог-пенсионер А.Ширшов нәкъ менә шул кеше аны мәктәп музеен оештыруга рухландырды, дип белдерде, протоиерей Павел Чурашов туган як музее хезмәткәрләре үткәрә торган эшне балалар тәрбияләү эшендә мөһим юнәлеш буларак билгеләп үтте. Хезмәттәшләре, атап әйткәндә, археолог, тарих фәннәре докторы, инде ун елдан артык районыбыз территориясендә казу эшләре алып баручы К.Руденко да сүз алды, ул музейга әйбәт археология бүлеге булдырганы (аның экспедиция табылдыкларына да биредә урын табылган) өчен рәхмәт әйтте. ТР Милли музее генераль директоры Г.Нәҗипованың котлавын ТР Милли музее филиаллары белән эшләү буенча урынбасар Алсу Хәйруллина укыды. Алексеевск музее белән ул күптәннән, ул әле иске бинада урнашкан вакыттан бирле яхшы таныш. Шуңа күрә киң җәелдерелгән экспозицияләре, фонд саклагычлары, уңайлы кабинетлары һәм түгәрәк эше өчен урыны булган бүгенге музей йортын күрү тагын да күңеллерәк. Музей хезмәткәрләре ассоциациясе исеменнән Алсу Даниловна туган як музее коллективына һәм аның директоры Любовь Абрамовага Алексеевск районының тарихи-мәдәни мирасын саклаган өчен һәм музейның 25 еллык юбилее уңаеннан ассоциациянең Мактау грамоталарын тапшырды.
Туган якны өйрәнү белән мавыккан, үзе үк бүләк итүче һәм еш кына экскурсовод та булган район башлыгы Владимир Козонков, музей юбилеен район өчен истәлекле вакыйга дип атап, аның хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт әйтте. Ул кунаклар игътибарын музейның уңышлы аталуына юнәлтте, моны музей ачылганда Президент Минтимер Шәймиев та ассызыклаган иде. Дөрестән дә, төбәкне өйрәнү музейлары күп, ә Туган як музее бер генә. Бу идеянең авторы-музей директоры Любовь Абрамова.Ул үзе үк экспозиция концепциясен эшли, төзүчеләрне бинаның эчке бүлмәләрен кирәк кадәренчә яңадан планлаштырырга күндерә. Бу яктан аны район җитәкчелеге хуплады һәм хәзер безнең музей килүчеләрне яхшы уйланылган экскурсия маршруты белән сөендерә. Владимир Козонков үз бүләкләрен ясады: Любовь Абрамовага "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәккә тага торган билге, музейның фәнни хезмәткәре Владислав Осянинга һәм Зур Тигәнәле музее директоры Лилия Зариповага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Без һәрчак инициативалы кешеләргә ярдәм итәргә әзер",- диде азакта җитәкче.
Шулай итеп, Туган як музеена-25 яшь. Гаҗәеп яшь бу! Яшьлек һәм булган тәҗрибә-озын һәм кызыклы юлда ышанычлы юлдашлар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев