Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Укучыларыбыз иҗаты

Сергей Есенин * * * Тәрәзә өстендә ай. Тәрәзә астында җил, шыр. Көмешсыман һәм ялангач тупыл. Еракта тальянка елый, бердәнбер тавыш ул. Ул шундый якын кардәш, тик еракта шул. Елый һәм көлә йөгерек җыр. Кайда син Минем юкәм? Сиңа бит тулы гасыр. Мин үзем дә кайчандыр, бәйрәм таңында Килә идем...

Сергей Есенин

* * *

Тәрәзә өстендә ай. Тәрәзә астында җил, шыр.

Көмешсыман һәм ялангач тупыл.

Еракта тальянка елый, бердәнбер тавыш ул.

Ул шундый якын кардәш, тик еракта шул.

Елый һәм көлә йөгерек җыр. Кайда син

Минем юкәм? Сиңа бит тулы гасыр.

Мин үзем дә кайчандыр, бәйрәм таңында

Килә идем тальян уйнап сөйгәнем янына.

Ә хәзер сөйгәнемәмин, берни түгел,

Чит көйгә мин елыймын һәм көләмен.

* * *

Зәңгәр кичтә, айлы кичтә

Мин матур һәм яшь идем.

Булмый тотып, кабатлап та

Очты, бары янәшәмнән.

Йөрәк салкын, төссезләнде күзләр

Зәңгәр бәхет! Айлы төннәр!

22- 23 октябрь,

2015 ел. Ливадия

***

Кырлар урылган, ялангач урман

Судан томан һәм дым бөркелә.

Зәңгәр тау артына, тәгәрмәчтәй,

Тыныч Кояш кереп бикләнә.

Йокымсырап ята казылган юл,

Ул да бүген чумган хыялга,

Бик аз гына калды, бик аз гына

Көтәргә ап-ак кышны да.

Ах, үзем дә күрдем, кичә генә

Челтерәүле аксыл томан аша

Җирән айның, йөгерек колындай,

Җигелгәнен безнең чанага.

30 октябрь, 2015 ел.

Паша Броский

***

Кочаклагыз бер-берегезне ешрак

Һәм җылылык бүләк итегез,

Акайсыннар кешеләр сезгә карап -

Кочаклашыгыз бар бәлаларга ачу итеп...

Челлә эссесендә, зәһәр суыкта да,

Һәр көн, һәр сәгать һәм һәр мизгел,

Кочаклагыз дусларыгызны сез,

Кочаклагыз сөйгәннәрегезне...

Ә, төннәрен Лаураны

Петрарка төсле,

Татлы, сыек томан, чуар сүзләр аша,

Белмисең бит иртән ни көткәнен,

Соңгы тапкыргыдай кочакла...

Бер-берегезне кочаклагыз бик еш,

Кабызыгыз утлар бер-берегездә,

Кинәт кемдер яшен түгә икән

Кочаклап ал син, аны, кил дә...

Кочакла үз әти-әниеңне,

Тырыш кочакларга барысын,

Дөнья азрак еласын дисәң, һәм

Күбрәк елмаюда балкысын...

Ә аннан соң өзгәләнеп өлешләргә

Кайнап дәртле ашкынудан кемдер,

Ташып бәхете күңел кырларыннан

Килеп кочаклап алыр, сине дә....

Тәрҗемә. Б. Шәйхетдин, гыйнвар, 2015 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев