Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Укучыларыбыз иҗаты

Яңа, Маймыл елына теләкләр Сарык елын, гади булмаса да, Хөрмәтләп озатып калабыз! Маймыл елын, хәерлегә булсын, Өмет белән каршы алабыз! Өмет баглыйбыз аның елына, Тик ул Маймыл йомшак холыклы! Ихтыяры, тырышлыгы булып, Яклый алыр микән халыкны?! Бу елларда тормыш катлауланды, Халык мәнфәгатен кем яклар?! Алга таба шулай дәвам итсә Кемнәр...

Яңа, Маймыл елына теләкләр

Сарык елын, гади булмаса да,

Хөрмәтләп озатып калабыз!

Маймыл елын, хәерлегә булсын,

Өмет белән каршы алабыз!

Өмет баглыйбыз аның елына,

Тик ул Маймыл йомшак холыклы!

Ихтыяры, тырышлыгы булып,

Яклый алыр микән халыкны?!

Бу елларда тормыш катлауланды,

Халык мәнфәгатен кем яклар?!

Алга таба шулай дәвам итсә

Кемнәр законлылыкны саклар?!

Әйе, хәзер бездә хәлләр авыр,

Бәяләр бик арта барысына!

Кискен чаралар күрүне сорап,

Кая барыйк, кемнәр каршына?!

Маймылларга җиңел, юк аларда

Төрле обвал, кризис, санкция!

Һәм шулай ук аларга кагылмый,

Бездәге "кыргый" инфляция!

Аларга бит бәяләр дә артмый,

Бары бушлай - су да, банан да!

Торакка да түлисе юк аның,

Йоклый саф һавада - урманда!

Фатир ремонтлыйсы да юк аның,

Уңай ботак күп бит урманда!

Берсе тузса, икенчегә күчә,

Калмый семья белән урамда!

Түләмисең, диеп судка бирми,

Өзми утын, суын, газын да!

Фатирдан да куып чыгармыйлар,

Түли алмаганга барын да!

Яшәүләре җиңел булмаса да,

Тырышабыз тормыш итәргә!

Ләкин киләчәктә шулай булса,

Моннан инде кая китәргә?!

Язмасын Ходай кешеләргә

Маймыллардан үрнәк алырга!

Мәгънәсез тормыштан качып китеп,

Урманда яшәргә калырга!

Кыен вакыт туры килде безгә,

Бирсен инде Ходай сабырлык!

Бирсен җаен проблемаларга

Уңай чишелешләр табарлык!

Яңа, Маймыл елы бәрәкәтле,

Уңышлы һәм мөбарәк булсын!

Кешеләргә мәрхәмәт күрсәтеп,

Үзе мактауга лаек булсын!

Ел хуҗасы зирәк, уяу булсын,

Җиңел карамасын тормышка!

Һәрвакыт хәбәрдар булсын, юкса,

Төрле хәлләр була тормышта!

Яңа елны котлап теләк телик,

Исәнлек һәм иминлек булсын!

Киләчәктә бәхет, мул тормышлар,

Матур аяз көннәр күп булсын!

Заманалар авыр булсалар да,

Өметсезлеккә бирелмик әле!

Тормышларны көйләп, җайга салып,

Рәхәт яшисебез бар әле!

Зәки НӘБИУЛЛА.

2016 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев