Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Укучыларыбыз иҗаты

Матурлык Матур чагы алтын көзнең; Агачлар төрле күлмәктән. Каеннар сарыны элгән, Миләшләр - кызыл мәктән... Юкәләр, юкәләр инде... Бөтенләй чишенгәннәр. Алиһәи төз сыннары Кышкы кием кигәннәр. Таллар гына чыршылар күк Яшел күлмәктән һаман. Гел яшь һәм гел матур булу Теләге белән яна. Күлмәкләр төрле булса да, Матурлыкка төсләр юк. Матурлык...

Матурлык

Матур чагы алтын көзнең;

Агачлар төрле күлмәктән.

Каеннар сарыны элгән,

Миләшләр - кызыл мәктән...

Юкәләр, юкәләр инде...

Бөтенләй чишенгәннәр.

Алиһәи төз сыннары

Кышкы кием кигәннәр.

Таллар гына чыршылар күк

Яшел күлмәктән һаман.

Гел яшь һәм гел матур булу

Теләге белән яна.

Күлмәкләр төрле булса да,

Матурлыкка төсләр юк.

Матурлык ул төрле-төрле,

Аның өчен фасыл юк!

* * *

Тормышның акылы - көзләрдә.

Көзнең матурлыгы нәрсәдә?..

Ашлыктан бушаган кырларда...

Шушы киң кырларны яңгыратып,

Тракторлар җырлаган җырларда.

Көзнең гүзәллеге нәрсәдә?..

Табигать ясаган рәсемдә...

Төрле төс яфраклар бизәгән

Агачлар гел минем исемдә.

Көзнең моңсулыгы нәрсәдә?..

Көньякка китүче кошларда.

"Ук" сыман юлларга төбәлгәч,

Күңелнең җепләре йомшара.

Көз - гүзәл, көз - матур, көз - моңсу.

Көзләрдә - акылы тормышның.

Көзләрдә мәртәбә гүзәллек,

Чагыла галәмнең асылы...

ИРЕК

Фото:crosti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев