Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урманасты Шунталысы авыл мәдәниятендә «Көзге сихри моңнар» концерт узды

Җыр-моң сөюче, гүзәллеккә гашыйк талантларга үтә дә бай бит безнең Урманасты Шунталысы авылы.

19 октябрьдә мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең яңа сезоннарын «Көзге сихри моңнар» дип аталган концерт белән ачып җибәрде, - дип язып җибәргән редакциябезгә Урманасты Шунталысы авыл мәдәният йорты директоры Земфира ВӘЛИЕВА.

Авылыбыз үзешчәннәре һәм күрше Олы Тигәнәле авылыннан килгән Рәзинә Әхмәтҗанова һәм Югары Майнадан Рәмилә Хатиповаларның саф-моңлы тавышлары залда утырган тамашачыларның күңелен яулап алды. Иң уңган, иң булган җырчы егет һәм кызларыбыз һәрберсе үзенә хуш килгән җырны башкардылар. Дәртле биюче кыз һәм малайларыбыз сәхнә идәннәрен дер селкетте. Репертуарыбыз даими баетыла бара, яңа бизәкләр өсти. Мәдәният йортыбызда җыр-моң өзелеп торганы юк дисәм дә ялгыш булмас, берсеннән - берсе төрле чаралар үтеп тора, чөнки безнең максат: туган яктан читтә яшәүче авылдашлар белән очрашу, авылыбыз талантларын сәхнәдә күрсәтү, туган якка мәхәббәт хисләре уяту, рухи тәрбия бирү, бердәмлек

тойгысы булдыру. Бәйрәмгә килгән авылдашлар, концертта катнашкан моңлы сандугач тавышлы кызларыбыз һәм егетләребездән, үсеп килүче талантлы яшьләр белән горурланып утырдылар. Без мәдәният йорты хезмәткәрләренә авылдашларыбызның күтәренке күңел белән чын йөрәктән безгә рәхмәтләр әйтеп, мәдәният йортында үткәрелгән кичәләргә яратып йөрүен күрү икеләтә бәхет. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, авыл халкына ял кичәләре үткәрүдә зур тырышлык куйган барлык авылыбызның талантлы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларыма һәм тормыштан ямь табып, һәрчак ачык, шат күңелле, җырга-моңга гашыйк тамашачыларыма мең рәхмәт. Аларның алкышларыннан күзләрдән очкын чәчә, дәртләнеп яраткан биюләр, җырлар җырлана.

Шушы форсаттан файдаланып, шул концертка районыбыз мәдәният йортыннан килгән олы кунак җитәкчеләребез Соловьев Артур Геннадьевичка һәм Изделюкова Мәдинә Турумхан кызына, методик бүлек эшчеләренә олы бүләк итеп тапшырылган «Ноутбук» өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Матурлыкны тоя белергә өйрәткән «Көзге сихри моңнар!» дип аталган концерт кичәбез күңелләрдә бик озак сакланыр әле.Яшәсен җыр һәм моң! Яшәсен авылыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев