Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урта Тигәнәленең бию бәйрәме

Рәхәтләнеп, гөрләп яши чын татар авыллары Узган җомгада республикабызның барлык районнарында да 11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш бәйрәмнәре булып узды. 25 июньдә шундыйрак тагын бер чыгарылыш кичәсе булды. Тик бу юлы мәктәп укучыларыныкы түгел, ә... Урта Тигәнәленең күренекле "Глория" бию төркеменеке!

...Җәй. Шимбә киче. Авыл халкы матур итеп киенеп, әкрен генә мәдәният учагына атлый. Кемдер атлый, ә кемдер җиңел машинада җилдерә, клубка ашыга. Шулай булмый ни, чөнки биредә "Глория" бию төркеменең хисап концерты бит.

Халык та тиешле вакытка җыелып бетте. Зал да шыгрым тулды. "Алма төшәрлек тә урын булмады" дигән гыйбарә бу очракта бер дә арттыру булмас иде, минемчә.

Ниһаять, сәхнәгә алып баручылар, Урта Тигәнәленең 9 нчы сыйныф укучылары, Зилә Вәлиуллина һәм Динар Ситдыйков чыкты. Кыскача гына кереш өлештән соң тамаша башланды. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар: Урта Тигәнәле җирлегендә яшәүче һәм кунакка кайткан үзешчәннәр, шулай ук район мәдәният йортында эшләп килүче "Элита" бию төркеме, Коры Көрнәле авылыннан Регина Казакова, Түбән Кама шәһәреннән кайткан Алинә исемле җырчы кызлар да сәхнәнең матур бизәге булып тордылар.

Залда утыручыларның һәммәсе дә сәхнәдән күзен ала алмады. Өч сәгатькә якын барган бу матур концертны тын да алмыйча карадылар, дип әйтсәм дә, ялгыш булмастыр. Концерт, чынлап та, искиткеч иде. Ул матур иттереп бизәлгән зал, биюче һәм җырчы артистларның чыгышы, аларның сәхнә киемнәре - бөтенесе дә югары дәрәҗәдә иде.

Балачак иленнән сәлам булып "Глория" бию төркеме сәхнәгә чыкты. Бер-берсеннән матур биюләреннән хәтта йөрәкләр сикереп куйды. Ул көнне ун күмәк бию карадык без. Нинди генә бию юк монда: "Авыл һәм шәһәр кызлары", "Шәрекъ", "Һинд", "Чегән", "Сандык", "Рус халык биюе", "Стиляги", "Испан халык биюе", "Туган тел" биюләре, "Элита" бию төркеме белән уртак "Умырзая" биюе дә халык күңеленә хуш килде. Бию түгәрәгенең яхшы эшләү нәтиҗәсе инде бу. "Глория" төркеме биючеләре шомарганнан-шомара бара. Аларның сәхнәгә гашыйк икәнлекләре күренеп тора. Яшьлек дәрте ташып торган "Глория" бию төркеме кызлары инде 8 ел сәхнәдә.

...2008 елда оешкан төркемнең беренче җитәкчесе Зөһрә Мөлекова да биредә иде бүген. Әле кайчан гына кеп-кечкенә нәни малай һәм кызларны җыеп, Урта Тигәнәле мәдәният йортында бию төркеме оештырырга батырчылык иткән иде Зөһрә. Үзе дә югары уку йортында укып йөргән студент кыз, туган авылында шундый төркем оештырырга курыкмыйча, һәр атнаның ял көннәрендә биюләр өйрәтеп, тәүге иҗат җимешләрен җыеп алган иде. 2009 елда беренче хисап концертын, 2010 елда икенчесен оештырып, халыккаматур гына бәйрәм дә ясаганнар иде.

Зөһрә Минхәт кызыннан соң әлеге төркемне район мәдәният йортыннан килеп биергә өйрәтүче Елена Секалина алды. Инде менә бүген "Глория"нең өлкән төркеме белән беррәттән әле яз көне генә җыелган кечкенәләр төркеме дә хисап тотты биредә. Балалар бакчасына йөрүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында (алар - 22 бала. - Авт.) "Почемучка", "Раз ладошка, два ладошка", "Коляда" биюләрен дә күрергә насыйп булды безгә. Кыска гына вакыт эчендә Елена Владимировна бәләкәй балаларны парлы һәм күмәк биюләргә өйрәтә алган. Сабыйлар бию элементларын кабатлап, дөрес итеп көйгә басып, матур киемнәр белән зур сәхнәгә беренче тапкыр чыктылар.

Моңлы, матур, аһәңле тавышлары белән авылдашларын әсир иткән Илсаф Баязитов, Адел Абдрахманов, Азат Буранов, Самат Камалов, Илисә Мостафина, Алсу Шәйхуллинаның чыгышларын өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә тын алмыйча тыңлады.

Матур сөйләме белән һәрберебезнең күңеленә хуш килгән Зилә Вәлиуллинаның сәхнәгә алып баручы ролендә чыгуы яңалык булса, Динар Ситдыйков белән алар бер-берсен тулыландырып, һәркемне дулкынландырырлык сөйләүләре белән сокландырдылар. Смотр концерты диярсең...

Әйе, җыр-бию осталарының һәм "Глория" бию төркеменең чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте. Талантлы биючеләр, оста үзешчәннәр чыгышында мин туган ягымда алсуланып таң атуын, моңлы азан тавышын, аналарның бишек җырын, сабыйлар елмаюын, гашыйкларның серле карашын, тормышны дәвам итәргә өндәүче бетмәс-төкәнмәс көчне дә күрдем. Концерт беткәч тә, халык өйләренә таралышырга ашыкмады, барысы да аягүрә басып "Глория" бию төркемен алкышлады.

"Глория"нең өлкән төркеменнән быел алты кыз олы тормыш юлына аяк басачак, алар мәктәп белән хушлашып, белем дигән дөньяның тагын да зуррак үрләрен яуларга китәчәкләр. Елена Владимировна да, Зөһрә Минхәт кызы да биюче кызларыбызга изге теләкләрен юлладылар, төркемгә "Глориягә - 8 яшь!" һәм "Глория - һәрвакыт безнең йөрәкләрдә!" дип язылган исемле тортлар бүләк иттеләр.

Шулай ук барлык ата-аналар исеменнән Флера Хәлилова, "Алга" колхозы рәисе Тәлгат Хамматов, авыл җирлеге башлыгы Әлхәт Зәйнуллин да "Глория" бию төркеменә, мондый матур концерт оештыручыларга, төркем җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр, иҗади уңышлар теләп, киләчәктә тагын да матур концертлар оештыруларын җиткерделәр.

Әлбәттә, хисап концертларын үткәргәндә иганәчеләрсез генә булмый... Костюмнар тегүдә һәм бүләкләр алуда булышлык күрсәткән колхоз рәисе Тәлгат Рәфәгат улына, "Алексеевск керамикасы" директоры Рәмис Кәбировка, "Эдем" ЧҖҖ җитәкчесе Гөлнур Сафинага, Хәдичә Мөхәммәтшинага, авыл җирлеге башлыгы Әлхәт Һади улына, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәйсә Миннебаевага зур рәхмәт әйтәсе килә.

"Глория" бию төркеме турында фикерләр:

Миләүшә Хәлилова:

- Мин 4 нче сыйныфтан бирле «Глория» түгәрәгенә йөрдем. Миңа анда йөрү бик ошый иде, репетицияләрне түземсезлек белән көтеп ала идем. Бу бию түгәрәге, беренчедән, мине бию серләренә төшендерде, икенчедән, һәр яклап минем дөньямны баетты, күп кешеләр белән таныштырды. Һәм тагын шуны анладым: бию - ул бары тик "хәрәкәтләр җыелмасы" гына түгел, ә музыка белән гармониядә булу, аны ишетү һәм эмоцияләр ярдәмендә бөтен күңелеңне биреп, тамашачыга тапшыру да.

Киләчәктә дә, Алла боерса, мөмкинлекләр булса, минем бу шөгылемне дәвам иттерәсем килә.

Безне бию дөньясына алып керүче Зөһрә Минхәт кызына, мөмкинлекләребезне күреп, үстерүче Елена Владимировнага, якты йөз белән каршы алучы, һәрбер теләкләребезне үтәүче Рәйсә апага, Равия апага, Фоат абыйга БИК ЗУР РӘХМӘТ!

Зөһрә Сафина:

- Әлеге бию түгәрәгенә мин 15 яшемнән йөри башладым. Әйе, бу түгәрәккә соңрак кына йөри башласам да, бию дөньясына бик тиз кереп китә алдым.

Бию минем өчен яшәргә дәрт бирүче. Бию ул оялмаска, кешеләр белән аралашырга өйрәтә һәм үз-үзеңдә ышаныч хисе уята. Ә сәхнәдә биегән вакытта кешеләрнең елмаеп кул чабулары күңелләргә рәхәтлек, җылылык хисе бирә.

Быел минем чыгарылыш елым, шуңа күрә "Глория"дән китү бераз ямансурак та. Ләкин без, кызлар, «Глория»дән китсәк тә, аның белән хушлашмыйбыз. Чөнки киләчәктә дә шулай бергә җыелышып авылыбыз сәхнәсендә чыгышлар ясарбыз, дип ышанабыз.

Илгинә Җаббарова:

- Мин биюгә 6 яшьтән йөри башладым. Зөһрә Минхәт кызы, минем апам буларак, ялларда безгә кайткач, төрледән-төрле биюләр башкара иде. Шуннан минем бию түгәрәгенә йөрергә теләгем туды. Зур әнием тәкъдиме белән Зөһрә апа хореограф булырга ризалашты, клубта биючеләр өчен бүлмә булдырылды, коллектив җыелды. Без зур теләк белән биюгә йөрдек. Бу көннәрдән инде 8 ел да узып китте. Шул еллар эчендә без төрле җирләрдә чыгышлар ясадык, күп номинацияләрдә урыннар алдык. Инде соңгы 3 елны бию коллективын Елена Владимировна җитәкли. Мин ике хореографыбызга да зур рәхмәтле. Әле киләчәктә дә биюне ташламаска өметем бар.

Земфира Рамаева:

- Биюгә 2008 елдан йөри башладык. Баштан бик авыр булды, тора-бара күп нәрсәләргә өйрәндек.

Һәрбер бию көнен түземсезлек белән көтеп алам, киләсе уку елында да бию түгәрәгенә теләп йөрермен, дип уйлыйм.

Лиана Баязитова:

- Мин биюне яратып, 1 нче сыйныфтан бирле тугәрәккә йөри башладым. Шушы вакыт аралыгында кызлар белән үзара дус-тату, бер-беребезне аңлап, ярдәм итешеп тордык, бердәм булдык. Бу 8 ел үтте дә китте, сизелмәде дә, шуна да карамастан, кызык һәм күңелле мизгелләр җитәрлек иде. Безнең коллективтан берничә кыз олы юлга аяк баса һәм «Глория»дә әзәү генә калабыз, ә шулай да калган кызлар белән биюне ташларга уйламыйбыз. Мин биюне яраттым, яратам һәм яратачакмын!!!

Айгөл Мөхәммәтҗанова:

- Бездә биюгә мәхәббәтне Зөһрә Минхәт кызы уятты. Ул бернинди дә хәрәкәтләр ясый белми торган балалардан сәхнә күрке булырлык төркем оештырды. Зөһрә апа, мин сезгә моның өчен бик зур рәхмәтлемен. Аңардан соң безне Секалина Елена Владимировна үз канаты астына алды. Ул безгә төрле милләт биюләрен, аларның зәвыгын өйрәтте. Ике һөнәр иясе дә безне үз тырышлыклары белән зур сәхнәгә чыгарды. Моның өчен мин сезгә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Сезгә авыр һәм нәтиҗәле хезмәтегездә зур унышлар, бәхет-шатлык, гаилә бәхете, аяз күк йөзе, тән сихәтлеге телим.

***

Барлык әти-әниләр исеменнән:

- Сер түгел, авыл җирендә яшәүче балаларга үзләренең талантларын үстерер, өстәмә шөгыльләнер өчен уңайлыклар бик күп түгел. Ләкин бу яктан безнең балаларыбызга бәхет елмайды: авылыбызда шау-гөр килеп бию түгәрәге эшләп тора. Никадәр сәләтле балалар яши икән бездә! Үзебезнең авыл кешеләрен генә түгел, тирә-як авылларны да үзләренең матур биюләре белән сөендерәләр, хәтта Казан Сабантуйларында да чыгыш ясый башладылар. Балаларыбыз түгәрәккә шулкадәр яратып йөриләр, һәр биюне тырышып, тиз арада өйрәнәләр. Укытучылары Елена Владимировнага тормышында бәхет, шатлык, эшендә зур уңышларга ирешүен, тагын да күбрәк балаларга бию серләрен төшендерерүен телибез.

Гөлнара һәм Илсур Җаббаровлар:

- Бүгенге көндә өч балабыз да бию түгәрәгенә йөри. Алар биюгә бик шатланып баралар. Авыл җирендә шундый көчле бию түгәрәге булуына без, ата-аналар, бик шатланабыз. Зөһрә Минхәт кызы киткәч тә төркем таркалмады, Елена Владимировна җитәкчелекне үз кулына алды. Бу көннәрдә авылны гөр китереп балалар бию коллективының хисап концерты булды. Без аларга сокланып карап утырдык. Барлык ата- аналар исеменнән дә клуб коллективына һәм концертны оештыруда катнашкан бөтен кешегә дә рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә коллективка югары биеклекләр телибез.

Шулай ук мәдәният учагы хезмәткәрләренә, шәхсән Фоат Сафинга, Рәйсә Миннебаевага - "Глория" төркеменә йөрүче балаларбызны үз сабыйларыдай күреп, костюмнар тектерүдә иганәчеләр эзләп табуда ярдәм итүләре өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев