Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Войкинолылар эшли дә, ял да итә беләләр

Кичә Войкинода зур бәйрәм булып узды.

Бу авылда күркәм Актай елгасы ярында Изге чишмә һәм Изге князь Владимир хөрмәтенә төзелгән часовня урнашкан. Шуңа күрә бу бәйрәм авыл өчен истәлекле. Әлеге вакыйга - истәлекле чара турында гына түгел, ә Войкино авыл җирлегендә яшәүчеләрнең туган авылларын төзекләндерүдә ничек итеп дус һәм тату эшләүләре турында да сөйләү өчен яхшы сәбәп.

28 июльдә, традиция буенча бәйрәм чишмә янында гыйбадәт кылу белән башланып китте. Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов суны изгеләндерү чинын үткәрде. Ул кунакларга уңышлар теләде.

Шуннан соң бәйрәмдә катнашучылар сәхнә янына күчтеләр, анда алар өчен саф һавада җирле артистларның кечкенә генә концерты булды. Кызганычка каршы, быел коронавирус белән бәйле рәвештә бәйрәмне зурлап уздыра алмадылар. Шуңа да карамастан, бу авыл кешеләренә рәхәтләнеп ял итәргә комачауламады. Ә алар үтәлгән бурыч һәм хезмәтләреннән канәгать булып ял иттеләр. Чөнки бәйрәм алдыннан алар авылны төзекләндерү буенча зур һәм нәтиҗәле эш башкарганнар. Бергә алар чыгыш ясаучылар өчен часовня янындагы сәхнәне яңарттылар. Бу үзара салым акчасына да, хәйриячеләрнең финанс ярдәме белән дә эшләнде. Авыл ир-атлары ныклы каркас ясадылар, хатын-кызлар әлеге каркасны буядылар һәм сәхнәне бәйрәмгә әзерләделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова сәхнә бортларын бизәде, анда чәчәкләр рәсемен төшерде.

Войкинолылар бергәләп балалар мәйданчыгын төзекләндерү өстендә эшләделәр. Үзара салым акчасына аны койма белән тоттылар. Авыл кешеләре үзләре баганалар куйганнар, матур капка, агач борыстан коймалар ясаганнар һәм аларны буяп куйганнар. Хәзер әлеге якты балалар мәйданчыгы ерактан ук күренеп тора. Шундый ук койма Базяково авылы балалар мәйданчыгы янында да барлыкка киләчәк.

Җирлек башлыгы Надежда Шабутдинова үзара салым акчасының юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту һәм чишмәне төзекләндерү өчен тотылуы турында сөйләде: «Үзара салым акчаларыннан 50 мең сум урам утларын урнаштыруга юнәлдерелде. Без урамда һәм чишмә янында яңа фонарьлар урнаштырдык. Хәзер анда кичен бик матур һәм якты. Баннерлар, Изге чишмәгә стенд-күрсәткеч, мәйданчыкларны буяу өчен буяулар сатып алдык. Ике йөз мең сумнан артык акча юлларга вак таш җәюгә тотылачак. Аерым алганда, без Базяково авылы зиратына илтүче буадагы юлны тигезләргә телибез. Шулай ук Войкино авылындагы кибет янындагы территориягә вак таш җәячәкбез. Акчаларның бер өлеше урамнарны чабып торуга һәм аларны кыш көне кардан чистартуга тотылачак. Үзара салым программасы кысаларында җирлектә яшәүчеләр 116 мең сум акча җыйганнар (планның 105 проценты). Ә республика финанславын исәпкә алып, авылны төзекләндерүгә барлыгы 580 мең сум акча тотылачак. Авыл кешеләренең ел саен әлеге программага зур игътибар белән караулары һәм акча җыюда актив катнашулары аеруча шатландыра. Күп кенә әйберләрне үз көчебез белән бергәләп башкаруыбыз да куандыра. Бөтен кеше дә туган авылларын төзекләндерү өчен тырыша».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев