Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Яшә, урман!»

Алдагы шимбәдә районда "Яшә, урман!" акциясе булачак.

Мондый көннәрдә санитар-яшелләндерү чаралары һәм урманнарны чистарту, орлык әзерләү буенча эшләр башкару, торак пунктларда, авыл хуҗалыклары җирләрендә һәм урман фондында агачлар утырту каралган. Монда Биләр урманчылыгы һәм "Әлки урманнары" коллективлары катнашачак. Урманнар бөтен халык иминлеге өчен кирәк, шуңа да әлеге акциядә катнашу - безнең һәрберебезнең бурычы. Утырту материалын Биләр урманчылыгыннан бушлай алырга мөмкин (тел.: 43-3-78, 43-3-25, 43-3-58, 8-9196-218-809, 8-9093-095-271), аның хезмәткәрләре район кешеләрен агач утырту ысулларына өйрәтергә дә мөмкиннәр.

Җитәкче-урман каравылчысы Галим Хәбибуллин сүзләренчә, авыл җирлекләре территорияләрендә су һәм җил эрозиясенә дучар ителгән һәм каракура үсеп утыручы кишәрлекләр күп. Җирлек башкарма комитетларына аларны яшелләндерү буенча чаралар күрергә кирәк. Өстәвенә авыл җирлекләре мәйданнарында үсентеләрне утырту башкарма комитет белән килешенгән булырга тиеш, милек хокукы рәсмиләштерелгән участок хуҗалары агач утырту урынын үзләре планлаштыра алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев