Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Язучыларны искә алу

Редакциябезгә С. Баттал исемендәге Туган якны өйрәнү музее мөдире Лилия Зарипова хат юллаган. Аның эчтәлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

18 сентябрь көнне Казан шәһәрендә язучылар берлегенең Тукай клубында фронтовик язучылар Әбрар Кәримуллин, Салих Баттал, Атилла Расих, Нәби Дәүлине искә алу кичәсе үткәрелде. Бу чара Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы һәм авылдашыбыз Салих Батталның 110 яшьлек юбилеена багышланган иде.

Кичәне Татарстанның атказанган артисткасы Луара Шакирҗанова алып барды. Һәр язучы турында аерым тукталып, аларның тормыш, иҗат һәм көрәш юллары искә алынды. Әдипләрнең туганнары, аларны якыннан белгән язучыларның чыгышы яңгырады.Шушы чыгышлар белән Татарстанның данлыклы җырчылары Зөһрә Сәхәбиева, Мөнир Якуповның җырлары үрелеп барды. Казан Яшьләр театры артистлары башкаруында язучыларның әсәрләре укылды. Кичәне оештыручы язучы Данил Салихов та үзенең моңлы җырлары белән кичәне ямьләде.

Шушы чарада ветераннар советы рәисе Хәмитшина Гөлсирә апаның, Урта Тигәнәле урта мәктәбенең тарих укытучысы Шәйхетдинов Бәдертдин абыйның чыгышлары, Зур Тигәнәле урта мәктәбеннән 5нче сыйныф укучысы, шигырь сөйләү буенча Бөтенроссия конкурсы дипломанты Хәлилова Нәзилә С. Батталның "Иң тәмле икмәк" дигән шигыре белән катнашты. Төркемебез Салих Батталны зурлау нияте белән барган иде. Якташыбызны хөрмәтләп, истәлегенә чәчәкләр куеп, аңа багышланган шигырьләр укып, моңа ирештек, дип уйлыйм.

Безне шәхси транспорты белән алып барып, шушы кичәдә катнашырга мөмкинлек тудырганы өчен авыл җирлеге Советы депутаты Әхмәтҗанов Салават Җәүдәт улына газета аша рәхмәт әйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев