Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алексеевскида ата-аналар өчен БДИ

Тарихта беренче тапкыр чыгарылыш укучыларының ата-аналарына рус теленнән БДИ тапшырып карарга рөхсәт ителә. Зурлар өчен мондый сынауны безнең Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәбендә, 9 февральдә 11нче яртыда үткәрергә планлаштырыла.

Ата-аналар өчен гадәти булмаган әлеге вакыйга "Ата-аналарга БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында үтәчәк. Анда ата-аналар белән беррәттән Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов та катнашырга җыена. Район мәгариф бүлегенең белем бирү буенча начальник урынбасары Вера Егорова хәбәр иткәнчә, ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханында хөкем сөргән мохитне тоярга, чыгарылыш сыйныф укучылары урынында булып карарга мөмкин булачак.

Аларга БДИга рөхсәт алу өчен тимер эзләгеч рамка аша үтәргә кирәк булачак. Аннары, контроль үлчәү материалларын керткәннән һәм инструктаж алганнан соң, рус теле буенча үзләренең чын белемнәрен күрсәтә алачаклар. Әлеге сынауны үтәргә теләге булган булачак чыгарылыш укучыларының ата-аналарына мәгариф бүлегенә 2-41-92 телефонына Оксана Антоновага 5 февральгә кадәр шалтыратып гариза бирергә. Үзегез белән паспортыгыз булу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев