Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алексеевскида ата-аналар өчен имтихан

Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбендә "Ата-аналарның БДИ тапшыру көне" исемле Бөтенроссия акциясе булып узды.

Үзен укучы итеп хис итәргә 17 кеше ризалашты. Алар арасында мәктәпне тәмамлаучыларның ата-аналары, мәктәп директорлары, җәмәгатьчелек һәм район башкарма комитеты вәкилләре бар иде. Әтиләр һәм әниләр кырык минут дәвамында рус теле буенча 15 бирем үтәделәр. Уртача үтәлеш проценты 40,5%. Бары тик ике катнашучының сочинениесе генә бәяләнде, ул соңгы бирем иде.


Мәгариф бүлегенең уку фәннәре буенча методисты Оксана Антонова сөйләгәнчә, ата-аналарга акция ошаган:
- Без нәтиҗәләрне көткән арада алар белән акция турында фикер алыштык, һәм күпчелек өчен ул кызыклы булды, ә биремнәр үти алырлык иде. Аларга психологик халәт балалар тасвирлаганча ук җитди булып күренмәде. Кыса аларны куркытмады, видеокүзәтү дә басым ясамады.


Ләкин эшне башкарган вакытта дулкынланучылар да булды. Күпләр вакытның җитмәвеннән зарланды. БДИ йомгаклары буенча ата-аналар шулай да белемнәрен җитәрлек дип бәяләмиләр, мәктәп программасыннан күп нәрсә инде онытылып беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев