Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бакчалар бөтен балага җитәрлек

Татарстанда 30 уникаль республика Президент программасы гамәлгә ашырыла. Аларның берсе - "Балалар бакчалары төзү". Аның кысаларында хәзер Лебяжьеда яңа балалар бакчасы төзелә. Бу программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге чиратларны бетерергә тиеш. Соңгы биш елда Татарстанда барлыгы республика бюджеты исәбенә, шул исәптән ремонттан соң 200дән артык шундый учреждение ачылды, шуларның 118е...

Мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Ираида Зимина хәбәр иткәнчә, районда хәзер балалар бакчаларына чират бик аз:

- Хәзер зур-зур чиратлар юк. Былтыр "Бал корты" балалар бакчасы ачу чиратлар киеренкелеген киметте. Әлбәттә, өйләреннән балалар бакчасы ерак булу аркасында балаларын йөртергә уңайсыз булган күпмедер ата-ана бар әле. Ләкин норма буенча төркемнәр 15 кешедән артырга тиеш түгел, шуңа күрә без балаларны нормадан артык ала алмыйбыз. Әмма безнең тәкъдим итәрлек нәрсәбез бар. Ике-өч яшьлек балаларны "Куянкай", "Бал корты"нда һәм Леяжьеда төзелеп килүче "Дюймовочка"да кабул итәргә әзерләр. Анда 1 сентябрьгә 50 урын булачак.

Тулаем алганда, хәзер яңа балалар бакчалары төзүгә ихтыяҗ юк, акча моннан 30 ел элек төзелгән биналарны капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк. Хәзер "Каенкай" һәм Урта Тигәнәледә мәктәп-балалар бакчасы ремонтлана. Анда түбә, тәрәзәләр, ишекләр, канализация системасы алмаштырыла. "Кояшкай" ике телле балалар бакчасы 1 млн. сумлык грант отты, шул акчага түбәне һәм тәрәзәләрне алмаштыру планлаштырыла.

Соңгы 5-10 елда Шәмә, Чуваш Майнасы, Зирекле, Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Кыркүл, Зур Полянка, Юеш Көрнәледәге балалар бакчалары мәктәпләргә күчерелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев