Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИ: Контроль катыланды

Бистәнең беренче мәктәбендә БДИ вакытында оештыручылар булачак педагогларның киңәшмәсе булды.

Сүз нигездә бердәм дәүләт имтиханнарын оештыруда һәм үткәрүдәге үзгәрешләр турында барды. Мәсәлән, быел имтиханнарны үткәрү пунктлары стационар һәм күчерелмәле металл эзләгечләр белән җиһазланачак, ә БДИда катнашучылар металл детектор аша узачаклар. Әгәр сигнал эшли башласа, полиция хезмәткәре тыелган бөтен әйберләрне чыгарып салырга кушачак һәм аны озата баручыга тапшырачак. Әгәр мәктәпне тәмамлаучы моны эшләүдән баш тартса, ул имтиханга кертелмәячәк.


Әйтергә кирәк, тыелган әйберләргә элемтә чаралары, шул исәптән телефоннар, электрон-хисаплау техникасы, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, шулай ук белешмә материалы, кулдан язылган язмалар, мәгълүматны саклау һәм тапшыруның башка чаралары керә. Аудиториядән һәм БДИны үткәрү пунктыннан имтихан материалларын кәгазьдә яки электрон формада алып чыгу, аларны фотога төшерү дә бозу булып тора. БДИ вакытында тыелган әйберләрне файдалануның имтиханнан чыгару өчен нигез булуын белү бик мөһим. Моннан тыш, имтиханнарны үткәрү пункты видеокамералар белән җиһазланырга тиешләр.


Укучыларны имтиханга әзерләү мәсьәләсе төп мәсьәлә булып тора һәм директорларның һәр киңәшмәсендә күтәрелә. Атап әйткәндә, өйрәнү имтиханнары анализлана, сынау имтиханнарында түбән балл җыючы мәктәп җитәкчеләре тыңлана,районның иң яхшы укытучылары БДИга әзерләнү буенча эш тәҗрибәсен уртаклаша. Чыгарылыш сыйныф укучыларын алда торган сынауларга әзерләү эше активлашу, атап әйткәндә, алар арасында һәртөрле бозуларны булдырмау өчен аңлату эше алып барылуы турында сөйләнә.


Быелгы уку елында унберенче сыйныфны 123 укучы тәмамлый, аларга урыс теле һәм математикадан ике мәҗбүри имтихан (29 майда һәм 5 июньдә) тапшырырга кирәк булачак. Укучылар үзләре сайлаган фәннәрдән имтиханнарны 26 майда, 2, 9 һәм 11 июньдә тапшыралар. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан барлык фәннәр буенча минималь чик расланды: математикадан - 24 балл (дөрес эшләнгән 5 бирем), рус теленнән - 36 балл (дөрес эшләнгән 17 бирем).


Мәктәпне тәмамлаучылар алда торган имтиханнарга ел буе әзерләнделәр, - ди мәгариф бүлеге методисты, БДИ һәм төп дәүләт имтиханы координаторы Надежда Федонина. - Алар түгәрәкләргә һәм факультативларга йөрделәр, "Имтиханнарга әзерләнәбез" дигән мәктәп профиль лагеренда шөгыльләнделәр, "Интернет-тест" үттеләр, үз мәктәпләрендә һәм имтиханнарны үткәрү пункты булган 3нче Алексеевск урта мәктәбендә сынау имтиханы биреп карадылар. Укучыларның хаталарын төзәтү һәм үткәннәрне кабатлау өчен вакытлары бар, контроль-үлчәү материаллары биремнәрен үтәргә өлгерәләр әле. Иң мөһиме, имтиханда барысын да белем генә хәл итүен онытмаска кирәк.


Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан мәгълүмати материаллар - видеороликлар һәм плакатлар эшләнде, алар имтиханнарның үзенчәлекләрен аңларга, яхшырак әзерләнергә һәм аларны уңышлы тапшырырга булышачак. БДИга кагылышлы барлык мәгълүматларны район мәгариф бүлеге сайтында (roo.Alx@edu.tatar.ru), шулай ук мәгариф учреждениеләрендә табарга мөмкин. Сораулар белән БДИның "кайнар линия" телефоны (2-56-40) буенча мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев