Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Динара Абдуллинага – планшет

Шушы көннәрдә генә "Глаголица-2017" Бөтенроссия әдәби бәйгесе төгәлләнде. IV Бәйсез әдәби премия җиңүчеләрен Казанның "Әкият" курчак театрында бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында икенче урынны алган 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Динара Абдуллина да бар. Бүгенге әңгәмәбез аның белән.

- Динара, син "Глаголица" бәйгесендә булып кайттың. Шул турыда сөйләшеп алыйк әле. Нинди бәйге ул, аны кем үткәрә һәм ул ничек үтә?
- "Глаголица" ул - балаларга әдәби премия бирү бәйгесе. Балалар язган әдәби әсәрләргә конкурс үткәрелә. Аны "Счастливые истории" дип аталган хәйрия фонды үткәрә. Анда 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Бәйгенең географиясе киң. Россиянең барлык субъектларыннан, чит илләрдән катнашучылар бар. Шуңа күрә "Глаголица" 2016 елдан халыкара статуска ия. Анда бәйге төрле номинацияләр буенча үткәрелә: татар, рус телләрендә проза, поэзия, эссе конкурсы, татар, инглиз, француз, немец телләреннән әсәрләрне рус теленә тәрҗемә итү. Бәйге ел саен үткәрелә. Бәйгенең максаты: яшь авторларны барлау, аларның әсәрләрен пропагандалау, рус һәм татар телләрен дөнья күләмендә популярлаштыру. Анда катнашу бик җиңел, әсәр язасың, үзең теләгән номинациягә www.glagolitsa-rt.ru сайтына җибәрәсең. Нинди җавап булыр икән, минем әсәремә игътибар итәрләр микән? дип көтәсең.
- Бик җиңел генә әйттең әле син, Динара. Әсәр язу бик катлаулы иҗади эш бит. Ә нинди таләпләр куела?
- Әлбәттә, илһам килергә тиеш. Мин татар телендә проза номинациясендә катнаштым. Бәйге нигезләмәсендә куелган таләпләр белән танышырга мөмкин. Иң беренче чиратта плагиатка тикшерелә. Әсәр тулысынча үзеңнеке булырга тиеш. Әгәр башка әсәрдән өзекләр китерәсең икән, авторын төгәл күрсәтү сорала. Синтаксик, грамматик хаталар булырга тиеш түгел. Тел нормаларын сакларга кирәк. Монысын инде укытучыдан башка булмый. Укытучым Илсөяр Хәниф кызы бу өлкәдә миңа бик зур ярдәм итте.
- Жюридә кемнәр булды соң?
- Татарстанның күренекле язучылары, шагыйрьләре белән бергә Россиянең Язучылар берлегеннән дә атаклы рус әдәбияты вәкилләре, журналистлар бар иде. Конкурс барышында жюри тарафыннан башта һәр номинациядән әсәрләр сайлап алынды. Сайланган әсәрләр кабат тикшерелде, финалга чыгучылар билгеләнде. Шулар арасында мин дә бар идем. Финалистларны "Байтик" лагерена җыйдылар. Бер атна дәвамында язучылар белән мастер-класслар, очрашулар, истәлекле урыннарга экскурсияләр, кызыклы мәдәни чаралар үткәрделәр. Бик файдалы, кызыклы булды.
- Мастер-класслар нәрсәгә багышланган иде?
- Мин татарча проза буенча мастер-класста булдым. Галимҗан Гыйльманов, Роберт Миңнуллин кебек олпат язучы-шагыйрьләр белән бергә яңа әдәбиятка аяк баскан яшь язучылар да бар иде. Алар башта безнең әсәрләргә анализ ясадылар, уңай, кимчелекле якларны күрсәттеләр. Язучылык буенча үзләренең киңәшләрен бирделәр. Язучы Галимҗан Гыйльманов мине бик мактады, өметле язучы дип атады. Шуңа күрә дә миңа канат үсеп чыккандай булды. Үземне кызыксындырган сорауларымны да бирдем. Гомумән, мин күп сорауларга җавап алып кайттым.
- Үзеңдә ниндидер үсеш тойдым, дип әйтәсең килә инде.
- Әйе. Бу конкурс миндә ниндидер ышаныч барлыкка китерде. Менә бит, тырышсаң, уңышларга ирешеп була икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Ә хәзерге заманда тормыш зур тырышлык сорый.
- Халыкара конкурста 2 нче урынны алу - зур уңыш инде ул. Хәйрия фонды оештыргач, бүләкләре дә булгандыр инде.
- Нигезләмәдә премия турында әйтелгән иде. 1 нче урынга - ноутбук, 2 нче урынга - планшет, 3 нче урынга - электрон китап. Мин планшет алып кайту бәхетенә ирештем. Калган бәйгедәшләремнең уңышларына да чиксез шатландым. Алар бу бүләкләргә лаек иделәр.
- Динара, сине бу җиңүең белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу синең генә түгел, укыткан укытучыңның да, әти- әниеңнең дә, укыган мәктәбеңнең дә, һәм, ниһаять, районыбызның да җиңүе. Сиңа мәктәпне уңышлы тәмамлавыңны, теләгән хыялларыңа ирешүеңне телибез. Иҗади уңышлар да юлдаш булсын. Әңгәмә өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев