Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Эх, нинди купшы бал булды...”

Лев Толстойның "Сугыш һәм тынычлык" романы героинясы Наташа Ростованың беренче балы прототибы буенча куелган бал Биләр урта мәктәбендә яңгырады.

Атаклы рус классигының популяр матур әдәбиятын игътибар белән укып чыкканнан соң балалар битараф кала алмадылар. Язучының осталыгыннан, шулай ук җәлеп итәрлек сюжетыннан һәм сурәтләү чараларыннан таң калган укучылар рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Паранева җитәкчелегендә бергәләп эшкә керештеләр: сценарий яздылар, баш геройларны һәм катнашучы башка кешеләрне сайлап алып, җитди итеп әзерләнә башладылар. Күңелле ыгы-зыгы, күлмәкләр һәм костюмнар эзләү, музыка һәм декорацияләр сайлау - боларның барысы да малайлар һәм кызлар өчен бер үк вакытта гадәти булмаган һәм күңелле вакыйга булды. Алар бит XIX гасыр башындагы балга барырга әзерләнгәннәрен бик яхшы аңладылар.

- Тырышып әзерләнү нәтиҗәсе барлык өметләребезне аклады, - ди балда катнашучыларның берсе Ксения Страузова. - Интригалар, ашкынулар һәм көчле дәрт белән тулган атмосфера безне кенәзләр, вельможалар һәм графлар заманына алып кайткандай булды. Бал тантаналы полонез белән башланып китте, ул бәйрәмнең күтәренке рухта баруын искәртте, ә чыгыш ясаучыларның күзләрендә чаткылар кабынды. Ул кичтә, искиткеч музыкага күмелеп, алар башны әйләндергеч танец әйләнделәр һәм дәртле биюләр биеделәр. Залда сөйләшүләр, пышылдашулар, хисләр ташкыны һәм көчле кул чабулар ишетелде!

Тамашачылар һәм катнашучылар үзләре дә залның тантаналы өлешеннән дә, музыкаль өлешеннән дә, романның Андрей Болконскийны сугышка озату һәм Наташа Ростованың тормышында иң беренче балга җыенуын күрсәткән күренешләрдән дә дулкынландылар.
Барысы да ул чактагы кебек, романдагы кебек килеп чыкты...

- Ул чорда нинди әйбәт булган, - дип соклануын яшерә алмыйча сөйли чарада катнашучы Ксения Абдуллина. - Искиткеч биюләр, купшы күлмәкләр. Ул заманга кайтып килү бик кызык булды.

- Хәзер мин балларның ни өчен яңадан модага керүләрен аңлыйм, - ди балны алып баручы Миләүшә Гыймадиева. - Вена балы тикмәгә генә ел саен үткәрелми икән, ә Казанда Раштуа балы гадәтигә әйләнде. Безнең мәктәптә дә баллар үткәрүнең матур традициясе барлыкка килүенә без бик шатбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев