Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Фәнсар” да – булачак галимнәр

Ел әйләнәсе эшли торган "Фәнсар" лагеренда Татарстанның булачак галимнәре тавышы яңгырады.

Лагерьның яңа биналарында кыш көне беренчеләрдән булып "Форпост" отряды көрәшчеләре булган иде. Ә менә бу юлы бирегә бөтен республикадан фәнгә һәвәс балалар җыелды.
Фәнни-гамәли конференция программасы шактый бай иде. Ул ике блокка бүленде. Беренчесендә - яшь физиклар, тарихчылар, җәмгыять белеме фәнен яратучылар, икенчесендә математиклар, биологлар, химиклар эшләде.
Темалар бик җитди. Тарихчылар семинарларның берсендә А.Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ" һәм З. Прилепинның "Лимонка в тюрьму" әсәрләре аша "Шәхес һәм дәүләт" темасын карадылар.
Район башлыгы Владимир Козонков фәнни форум белән кызыксынды һәм берничә дәрестә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев