Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Илет елгасы аша йөзү

Җәй ул - елның шундый вакыты, анда ял итү өчен күп төрле вариантлар бар. Аеруча балалар һәм яшүсмерләр өчен, аларның туган ягыбызда да, хәтта Кырымда да көч туплау мөмкинлекләре бар.

Җәйге ял сезонын аграр колледж студентлары ачып җибәрде, алар яхшы итеп укый да, эшли дә, ял да итә беләләр. 10 июльдән 11енә кадәр Сергей Денисов, Рәфкат Сөләйманов, Рөстәм Кәбиров һәм Марат Хәкимов белән бергәләп алар Мари Иле республикасының Илет елгасы буйлап йөзеп кайттылар. Балалар табигать белән генә хозурланып калмадылар, зур булмаган экологик акция дә үткәрделәр. Тәэсирләре белән беренче курс студенты Рәмис Җиһаншин уртаклаша:


- Көн кояшлы, җылы иде. Барысы да бик күңелле булды. Әлеге урынга килеп җиткәч, без катамараннарны җыйдык һәм тукталу урынын чүп-чардан чистарттык. Юл уңаеннан "Яшел чишмә"гә тукталдык, ул минераль су чыганагы, анда коендык һәм сулар алдык. Йөзгәндә күптөрле хайваннар, бөҗәкләр һәм кошлар: кыр үрдәкләре, ондатра, кабан дуңгызы, аккошлар күрдек. Су юлыбыз Илет елгасының Ушут белән кушылган урынында тәмам булды.


Актив туризмнан тыш, районыбыз балалары өчен башка төрле ял итү мөмкинлекләре дә бар. Мәсәлән районның сигез мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшли, анда 769 бала йөри. Җәйге чорда хезмәт лагерьларында 275 бала эшләячәк. Ә мәшгульлек үзәге аша 180 яшүсмер аена 1275 сум акча эшли алачак. "Васильево" шифаханәсендә 160 бала үзләренең сәламәтлекләрен ныгытты һәм хәзер анда тагын 90 бала ял итә.


Речное авылында "Олимп" спорт лагеренда ике смена буена 120 бала физик формасын саклый алачак. Шул ук авылда июльдә ике правослау лагере эшләячәк. Шулай ук мөселман лагере да булачак. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы балалар Лаеш районының "Звездный десант" лагерена бара алалар.


Гадәттәгечә, июльдә Биләрдә палаткалы "Сәләт" лагере эшли башлаячак, анда 2240 бала катнашачак, ә яшьләр форумы вакытында аларның саны 5 меңгә кадәр җитәчәк. Хәзерге вакытта "Имәнкәй" балалар лагерен төзү бара, ул киләсе елдан эшли башлаячак. Бу җәйдә безнең балалар ялга Кырымга китәчәкләр. Анда "Кайгырту" приюты тәрбияләнүчеләре барачак. Шулай ук алексеевскилыларның үз малайларын һәм кызларын "Гераклия" балалар лагерена Севастопольгә җибәрү мөмкинлеге бар. Юлламаның бәясе 18 мең сумга якын. Бу турыда тулырак мәгълүматны ДОСААФтан алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев