Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Канатлыларга ярдәмгә килделәр

Кыркүл авыл китапханәсендә 1-7 сыйныф укучылары өчен "Бездә кышлаучы кошларда кунакта" дип исемләнгән дәрес-уен үткәрелде.

Дәрес вакытында төрле кошлар булып киенгән барлык балалар да катнашкан спектакль уйналды. Песнәк, саескан һәм чыпчык чатлама суык көннәрдә үзләренә җим табуы бик кыен булуы хакында сөйләделәр, балаларның аларга җимлекләр ясап, анда ашлык, тары ярмасы, ипи валчыклары, туңмай куюларын өметләнеп көтүләрен сорадылар. Тамашаны алып баручы, кошлар - бакчаларның тугрылыклы сакчылары, дип аңлатты, канатлы дусларның яз җитүгә бакча һәм урманнарда матур итеп сайрауларын янәдән ишетү өчен аларга каты суыкларда ярдәм итәргә чакырды.
Спектакльдән тыш, балалар башка күп кенә бәйгеләр дә әзерләгәннәр иде,- дип сөйли китапханәче Е. Егорова. - Шулай ук табышмакларга җаваплар таптылар, ребуслар чиштеләр, шулкадәр мавыктылар ки, спектакль беткәннән соң да бик озак таралышасылары килмәде. Чара тәмамлануга ук эшкә тотыначакбыз, кошлар өчен җимлекләр ясаячакбыз, ә кемнең җимлеге инде әзер, аларны өйләребез тирәсенә элеп куячакбыз, дип ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев