Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күчмә уку

Сишәмбе көнне, 22 апрельдә, иртәнге сәгать 8дә район мәдәният йортында бушлай өйрәтү семинары узачак, анда ясалма серкәләндерү юлы белән үсемлекләрнең сортын яхшырту, орлыкчылык һәм бәрәңгене саклау буенча республиканың алдынгы белгечләре чакырыла.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган укуларга эшкәртү технологияләрен һәм бәрәңге бүлбеләрен әзерләү, үсемлекләрне һәм бәрәңгене саклау кагыйдәләрен белү дәрәҗәсенең түбән булуы сәбәпле оештырылган укуларга, җирле үзидарә башлкылары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан кызыксынган затлар чакырыла. Семинар барышында тыңлаучылар орлыклык бәрәңгене ничек яхшыртырга һәм сортларын яңартырга; корткычлар, авырулар һәм алар белән көрәш, биопрепаратларның зарарлы нәрсәләрне киметүгә йогынтысы, бәрәңгенең уңышын арттыру һәм экологик чиста продукция алу турында беләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев