Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китап – белем чишмәсе

Бу еш кабатлана торган сүзләр булсалар да, аларга бик тирән мәгънә салынган. Бөек Тукай да: "...Шул вакытта мин кулыма китап алам", - дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, кыскасы, суы кимемәс рухи чишмә ул. Якташыбыз Галим Хисамиев та, сөбханалла китапларны туплап, язып кына тора. Бу көннәрдә редакциябезгә Галим абый...

- Татар, бигрәк тә татар мөселманнары яшәешен мәчетсез, мулла-мәзинсез күз алдына китерү кыен. Шул нисбәттән, укучыга тәкъдим ителә торган язма хәзерге Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылы мәчетләре һәм шушы авылда хезмәт иткән яки шушы авылдан чыккан дин әһелләре тарихына багышлана.

Билгеле булганча, авыл җирлегендә дини-административ хакимият башында, нигездә, мулла торган. Ул шәригать кануннарына таянып эш иткән, мәхәлләдә билгеле бер фикер, караш формалаштырган, халыкның әхлагын тәрбияләгән, шәригать буенча тугры хөкем сөргән. Руханилык нигездә намаз укыту, хөтбә уку вазыйфаларыннан тыш, никах укыган, туган балаларга исем кушкан, өендә яки мәдрәсәләрдә белем биргән, гаиләдә чыккан низагъларны чишәргә булышкан, җеназа укып, дәфен кылган, гаскәри яки дәүләткә алынучылардан, хөкем шаһитларыннан ант иттергән, үлем-китем, никах, туу фактларын метрика кенәгәләренә теркәп барган, алар буенча хакимият органнарына төрле белешмәләр юллаган. Мәчетне җылыту, тәртиптә тоту, утын хәзерләү, җыештыру буенча оештыру эшләре дә аның җилкәсендә булган. Җәмгыятьтә абруйлы һәм ихтирамлы шәхес булганга, гади кеше, аннан шүрләгән, аның алдында һәм җәмгыятьтә үзен тәртипле тотарга тырышкан. Ислам дине исерткеч эчемлекләр куллануны тыйса да, кайбер татарлар аны кулланганнар, еш кына сыра кайнатып, хәтта байлык туплаганнар. Шул сәбәптән, муллалар эчкечелеккә каршы да көрәшкәннәр.

- Мулла үз мәхәлләсендәге һәр кешенең хәлен, тотышын, фикер сөрешен белеп торган. Мәхәллә халкы да аның һәр адымын күзәтеп торган. Хезмәтендә, гамәлләрендә ниндидер кимчелек, җитешсезлек җибәргән, шәригать кануннарыннан тайпылган очракта аның өстеннән шикаятьләр язылган, җыен карары буенча хәтта вазыйфасыннан алынган. Мондый хәлләргә ике арадагы дошманлык та сәбәп булган. Диния нәзарәте архивларында дин әһелләренең метрикаларны дөрес тутырмауда, балигъ булмаганнарга никах укуда, ришвәт алуда гаепләп язылган эшләр шактый сакланган. Мондый эшләр Кыр Шонталысы авылы дин әһелләре турында да бар.

Автор, шушы материалларга таянып, аларны авылдашларына бәян итәргә ният кылган.Китапны чыгаруның максаты Галим абый үз авылы халкына тарих пәрдәсен күтәреп, аның үткәненең кайбер сәхифәләрен күрсәтәсе килгән, аңа мәдхия укыган.

- Китапны әзерләүдә ярдәм итүчеләр Татарстан милли архивы хезмәткәрләре, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, Тарих институты галиме Илдус Заһидуллинга, гарәпчә язуларны укырга булышучы Җәүдәт Мәгсумовка, гаиләмә, туганнарыма, мәгълүмат җыйганда ярдәм иткән авылдашларым - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинга, Биләр тыюлыгы директоры Әнәс Кутуевка, Рафик Миңгалиевка, Кәримова Зәйнәпкә, Әхмәтова Хәниягә, Сираҗетдинов Наилгә, Урманасты Шонталысыннан Сафина Айсылуга, китапны бастыруда матди ярдәме өчен -"Сельхозснаб" предприятиесенең директорлар советы рәисе Фәнис Гатинга зур рәхмәтләремне белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев