Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Колледж чакыра!

Уку елы башланганчы аз вакыт калып бара, ләкин Алексеевск аграр колледжына кереп, эшче һөнәре яки белгечлеге алып өлгерергә мөмкин әле. Бүген колледжның тормышы һәм эшчәнлеге турында директор, югары квалифиіацион категорияле җитәкче Валерий ФАДЕЕВ сөйли: - Үзенең яшәү дәве-рендә Алексеевск аграр колледжы 6000гә якын белгеч әзерләп чыгарды. Шушы автономияле белем бирү...

Уку елы башланганчы аз вакыт калып бара, ләкин Алексеевск аграр колледжына кереп, эшче һөнәре яки белгечлеге алып өлгерергә мөмкин әле. Бүген колледжның тормышы һәм эшчәнлеге турында директор, югары квалифиіацион категорияле җитәкче Валерий ФАДЕЕВ сөйли:

- Үзенең яшәү дәве-рендә Алексеевск аграр колледжы 6000гә якын белгеч әзерләп чыгарды. Шушы автономияле белем бирү учреждениесендә мәктәптән соң укуны дәвам иттерү һәм бер үк вакытта өеңнән китмичә генә һөнәр алу мөмкинлеге бар.
Колледжның педагогия коллективы тәҗрибәле җитәкчеләрдән, югары квалификацияле укытучылардан һәм производствога өйрәтү мастерларыннан тора. Өстенлекле милли белем бирү кысаларында оештырылган ике Бөтенроссия инновацион белем бирү программалары конкурсларында аларның җиңүе учреждениенең матди-техник базасын югары технологик авыл хуҗалыгы производстволары дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлек бирде. Хәзер кабинетлар һәм лабораторияләр яңа җиһазлар белән җиһазландырылган, илебездә һәм чит илдә җитештерелгән заманча куәтле тракторлар, ашлык урып-җыю комбайннары, күп операция башкара торган туфрак эшкәртү машиналары, шулай ук тракторларга, автомобильләргә һәм авыл хуҗалыгы машиналарына техник хезмәт күрсәтү һәм аларның диагностикасы буенча җиһазлар бар. Моннан тыш, студентларны укыту өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар булдырылган: биналарда янгынга каршы һәм саклау сигнализациясе системалары, видеокүзәтү аппаратурасы һәм кондиционерлар урнаштырылган. Барлык кабинетларда да диярлек интерактив такталар, компьютерлар, документкамералар, моннан тыш, ике сервер, бердәм челтәр бар, һәр компьютердан Интернетка чыгып була. Колледжның актлар залы Интернет ярдәмендә видеоконференцияләр үткәрү өчен кирәкле җиһаз белән җиһазланган. Үз студияләре оештырылган, катларда эчке телевидение программаларын һәм спутник телетапшыруларын трансляцияләргә мөмкинлек бирүче плазма панельләре урнаштырылган, бу, һичшиксез, укытучыларга да, студентларга да интерактив-коммуникацион техно-логияләрне һәм модульле укыту технологияләрен кулланырга мөмкинлек бирә.
Яшьләрне тәрбияләү өчен шартлар булдыруга зур игътибар бирелә: сәламәт яшәү рәвеше программасы эшләнде, уку дәресләре һәм спорт секцияләре үткәрү өчен спорт залы реконструкцияләнде. Колледж спортчылары, үз чиратларында, республика ярышларында призерлар булып торалар, район беренчелекләрендә даими төстә призлы урыннар алалар. Яшьләрнең буш вакытын үткәрүгә дә вакыт бирелә: мәнфәгатьләр буенча төрле түгәрәкләр, КВН командасы эшли, ул зона республика конкурсларында берничә тапкыр призер булды. Учреждение базасында даими төстә төрле республика олимпиадалары, һөнәри осталык конкурслары үткәрелә.
Быел Алексеевск аграр колледжы күп кенә һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча укучылар кабул итә. Эшче авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты һөнәренә өйрәтү өчен тракторчы-машинист һөнәренә 3 ел уку срогына 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар кабул ителә, 11нче сыйныфтан соң бу һөнәрне 1 елда алырга мөмкин. Уку тәмамланганнан соң башлангыч һөнәри белем турында диплом һәм слесарь-ремонтчы, тракторчы-машинист һәм "С" категорияле машина йөртүче квалификациясе бирелә. Колледжны тәмамлаучылар һөнәр белән бер үк вакытта гомуми тулы урта белем алалар. Укуны уңышлы тәмамлаганнан соң аны икенче дәрәҗәдә дәвам иттереп, "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" белгечлеге буенча техник һөнәре алырга мөмкин.
Шундый ук ике баскычлы укыту формасы буенча повар-кондитер (1нче дәрәҗә) һәм җәмәгать туклануы продукциясе технологы (2нче дәрәҗә), шулай ук "Авыл хуҗалыгында икътисад һәм бухгалтер исәбе " белгечлеге (9 сыйныф базасында уку срогы-4 ел) буенча бухгалтер һәм эретеп ябыштыручы (11 сыйныф базасында уку срогы-1 ел) әзерләнә.
Колледжда, персональ компьютерлар операторлары, тракторчы-машинистлар һәм барлык категориядәге машина йөртүчеләр, эретеп ябыштыручылар, юл эшләре машинистлары әзерләү буенча кичке түләүле курсларга йөреп, өстәмә һөнәри белем дә алырга мөмкин.
"Яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә өлгерүче студентлар, кагыйдә буларак, бүләкләнәләр: муниципаль район башлыгы карары белән авыл вәкилләренә 300 сум күләмендә өстәмә стипендия түләнә. Ә башлангыч һөнәри белем бирү программасы буенча укучы студентлар бушлай өч тапкыр ашатылалар һәм 305 сум стипендия белән тәэмин ителәләр. Урта һөнәри белем бирү программасы буенча укучылар 425 сум стипендия алалар. Ятим балаларга килгәндә, аларның стипендиясе 600 сум. Торакка мохтаҗ бөтен кешегә тулай торактан урын бирелә. Армиядә хезмәт итү кичектерелә.
Аграр колледжны тәмамлаучылар безнең районның гына түгел, ә бәлки аннан читтә дә эре предприятиеләргә эшкә урнашалар. Казан дәүләт аграр университеты белән килешү кысаларында урта һөнәри белем алган колледжны тәмамлаучылар университетка кереп, кыскартылган программа буенча укый алалар. Быел 7 кешебез бу хокуктан файдаланды.
Колледжда тормыш бер урында гына тормый: бөтен инженер-педагогия коллективы студентлар белем алып, сайлаган һөнәрләрен камиллектә үзләштерсеннәр өчен барысын да эшләргә тырыша.

Татьяна ВАСИЛЬЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев