Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кошлар – безнең дусларыбыз!

- Зур Тигәнәле урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары белән һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар. Менә быел да кошларны каршы алып, алар турында "Кошлар - безнең дусларыбыз!" дигән темага иншалар яздык. Шуларны сезгә дә тәкъдим итәбез, - дип...

Әй, кошым, кошкаем,

Канатлы дускаем!

Көтәбез без сине,

Килер дип, ел саен.

Оялар куябыз

Сиңа дип,һәр елны.

Кер әйдә,ояла,

Сайла үз ояңны!

Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Яз бик тә матур вакыт! Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. Иң беренче булып кара каргалар килә. Аларны күргәч, күңелле була. Алар артыннан сыерчыклар килә. Без аларны оялар ясап каршы алабыз. Көннәр җылынып беткәч, карлыгачлар, тургайлар, сандугачлар килә. Миңа сандугач сайравы ошый. Ул таң беленгән вакытта матур итеп сайрый.

Табигатьтә кошларны күзәтергә мин бик яратам, чөнки алар безнең яраткан дусларыбыз.

Кадрия Хәлилова

Менә ямьле яз да килеп җитте. Кояш тагын да ныграк җылыта. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Табигатьнең шул билгеләрен кошлар да белә, туган якларына кайта башлыйлар.

Беренче булып кара каргалар кайтты. Кайтуга оя ясый башладылар. Тиздән балалары да чыгар. Каргалар артыннан сыерчыклар кайттылар. Алар кешеләр ясаган ояларга кереп оялыйлар. Матур итеп сайрыйлар. Кошлар бик файдалы. Алар зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.

Безнең якның табигате бик матур. Шуңа күрә кошлар да бик күп.

Айзилә Гарипова

Яз җиткәч, күчмә кошлар үзләренең туган якларына кайталар. Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып кайталар. Кошлар килгәч, табигать тагын да матурлана.

Кошлар көненә үзләренең гәүдәләре кадәр авырлыкта бөҗәкләрне ашап юк итәләр. Үсемлекләрне төрле бөҗәкләрдән саклап калалар. Табигатькә бик күп файда китерәләр.

Без кошларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез. Алар безнең дусларыбыз булып яшәсеннәр.

Данил Вазыйхов

Мин кошларны, бигрәк тә тукранны яратам. Чөнки ул безнең агачлардагы бөҗәкләрне юк итә. Ул шулай агачларны коткара.

Яз көне безнең якларга кайткан кошлар да агачларны корткычлардан саклыйлар. Матур итеп сайрыйлар да әле.

Мин кошларны яратам.Тимәгез кошларга, аларның да балалары бар.

Тәбрис

Нигъмәтуллин

Март җитүгә урамда каргалар тавышы ишетелә. Яз килгәнен шуннан беләбез. Урамда шундый рәхәт! Табигатьтә кошлар күбәйгәннән- күбәя бара. Һавада торналар, кыр казлары, кыр үрдәкләре дә күренә башлый. Алар матур булып тезелеп очалар.

Кошлар безгә зур файда китерәләр. Алар, кортларны ашап, агачларны корудан саклап калалар. Ә агачлар һаваны чистарта.

Кошларга тимәгез, саклагыз аларны!

Азат Мирзагалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев