Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Мин татарча сөйләшәм”

4нче Алексеевск мәктәп-бакчасының татар теле укытучысы Лилия ХИСАМЕТДИНОВА безгә "Мин татарча сөйләшәм" акциясен ничек билгеләп үтүләре турында язып җибәргән.

- Гореф-гадәтләрне онытмау, милли бәйрәмнәрне һәрдаим үткәреп тору, район, республика күләмендә уза торган бәйгеләрдә катнашу, балалар белән татар телендә аралашу мәктәп-бакчабызның гадәти тормышында зур урын алып тора. Республика күләмендә бара торган «Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында 4 нче Алексеевск башлангыч мәктәп-бакчасында "Карга боткасы" бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәм бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары Румия Әсфәндиярова, Фәридә Нуруллина һәм музыкаль җитәкчебез Гүзәл Хөснетдинова белән берлектә әзерләгән иде. Алар кызыклы, тирән эчтәлекле тамаша күрсәттеләр. Бәйрәм җырлар, шигырьләр, татар халык уеннары ("Яшел кулъяулык", "Түбәтәй"), кошлар турындагы белемнәрне ныгыту өчен оештырылган уеннар белән үрелеп барды. Бу көнне бакчабызның пешекчеләре тәмле ботка пешерделәр. Бәйрәм «җылы яктан очып килгән каргалар» белән карга боткасы ашау белән тәмамланды. Барысы да бер-берсенә яхшы теләкләр: дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын иде, дип теләделәр. Татар халкының йолалары югалмасын, буыннан-буынга күчеп, озын гомерле булсын иде. Шулай ук "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында укучыларыбыз кибеттә, урамда үрнәк күрсәтеп, татарча сөйләшергә чакырдылар, "Татарча сөйләшәбез" дигән сүзлекләр ясап тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев