Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп китапханәләре район методик берләшмәсе семинары

2014 елның 10 апрелендә Юеш Көрнәле урта мәктәбе базасында "Мәктәп укучыларының мәгълүмати мәдәниятен һәм укуга кызыксынуын үстерү буенча мәктәп китапханәсенең эше" темасы буенча мәктәп китапханәләре район методик берләшмәсенең семинары булып узды.

Юеш Көрнәле мәктәбе китапханәчесе А. Шәрәфиева китапханә сыйныфтан тыш чаралары: "Без китап белән бергә үсәбез (беренче сыйныф укучыларын укучыга багышлау); "Хәтер Китабын тәкъдир итү" (5нче сыйныф укучылары өчен патриотик дәрес) һәм югары сыйныф укучылары өчен "Хәзерге җәмгыятьтә китапның роле" исемле мини-диспут әзерләп күрсәтте. Шулай ук семинарда 2014-2015 уку елына дәреслекләргә заказ бирү, 2014 елның икенче яртыеллыгына вакытлы басмаларга язылуны оештыру мәсьәләләре һәм "Педагог-китапханәче-2014" республика конкурсының зона этабы йомгаклары тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев